Хәбәрләр

Юрий Павлов белән Гүзәл Шамардановага мактаулы исем бирелде

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры артистлары дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.

Артистлар Юрий Павлов һәм Гүзәл Шамардановага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Артистларга бу югары һөнәри бәя күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, югары башкару осталыклары һәм республика театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен бирелде. Театр һәм Түбән Кама шәһәренең барлык мәдәният өлкәсе өчен бу вакыйга җирле артистларның югары осталык дәрәҗәсен һәм аларның хезмәтләре республика күләмендә танылуын тагын бер кат раслады. 

 

 

 

 

Новости Нижнекамска

Ф.Вәлитова фотосы.


Нет комментариев