Хәбәрләр

Яңа Балыклыда милли костюм көненә багышланган күргәзмә эшли

Бакалы районының Яңа Балыклы авыл мәдәният йорты фойесында «Милли кием — мәдәни мирас чагылышы» дигән күргәзмә эшли. Анда керәшен киемнәре дә бар.

«Милли кием — мәдәни мирас чагылышы» дигән күргәзмә Башкортостан халыкларының Милли костюм көненә багышлана. Күргәзмәдә керәшеннәрнең традицион киемнәрен күрергә мөмкин.

«Күргәзмәдә төрле төрдәге милли киемнәрне күрергә була. Әлеге киемнәр элгәреге халыкның ничек яшәгәннәре турында сөйли. Үзләренең үзенчәлеклеген сакларга ярдәм иткән керәшеннәр костюмнарына аерым игътибир бирелә.Милли костюм көненә багышланган күргәзмә мәдәни мирасны саклауга һәм танытуга ярдәм итә», – дип язды Яңа Балыклы авыл мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Васильева.

 

 

 

 

 


Нет комментариев