Хәбәрләр

Якты Күл мәктәбе коллективы җәй буе тырышып үстергән яшелчәләрен җыйды

Менә тагын бер уңышлы хезмәт елы артта калды.

Зәй районының Якты Күл мәктәбе укучылары җәй буе тырышып үстергән яшелчәләрен җыеп алдылар. Бакчада эшләү — ул уңыш җыю гына түгел, ә бердәмлек, хезмәт сөючәнлек һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче матур гадәт. 

«Укучыларыбызның һәркайсы үз өлешен кертте, һәр үсентегә җан җылысын бирде. Бу уңышлы нәтиҗәләр өчен укучыларыбызга һәм аларны һәрвакыт хуплап торган, хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәткән әти-әниләргә чиксез рәхмәтлебез. Шулай ук, җәй буе балалар белән бергә бакчада кайнашкан, үзенең киңәшләре һәм ярдәме белән үсемлекләрнең үсүенә булышлык иткән остазларыбызга — мәктәп бакчасы өчен җаваплы Радик Тазов белән тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Владимир Антиповка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең тырышлык белән үскән яшелчәләр быел да Казан ярминкәсендә үз урынын табар», — диләр мәктәпнең укытучылар коллективы.


Нет комментариев