Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галинаның кышкы бакчасы гөлләргә күмелгән

Сарман районының Наратасты авылында яшәүче Галина һәм Михаил Карповларның кышкы бакчасына тирә-як халкы соклана.

Авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк, шуңа да авыл кешесенең кышкы бакча тотуы, беренче карашка гаҗәбрәк тоелырга мөмкин. Әмма Наратасты халкы өчен түгел. Чөнки алар Карповларның килене, чыгышы белән Борды авылы кызы булган Галинаның кышкы салкыннарда да гөлләре чәчәк атып утырган бакчасына ияләнгәннәр. 

Үзе бер өй кадәр урын биләп торган ул кышкы бакчада нинди генә гөлләр юк. Элек-электән, үзе шикелле булдыклы ире Михаил белән кая гына ялга барсалар да, гөлләр һәм чәчәкләр алып кайтып, кышкы бакчасында үстерү — Галинаның матур бер гадәте. 

Тормышта замана белән бергә атлаучы Галина һәм Михаил Карповлар — икесе дә тырыш, эшчән һәм шул эшчәнлекләре, уңганлыклары белән тирә-яктагыларга үрнәк булып яшиләр. Кышкы авыл аклыгына тәрәзәдән баккан гөлләр дөньясы исә елларның яңасында да бу гаиләгә бәхет һәм уңышлар гына телидер сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев