Олы көнгә әзерләнә торган эремчекле пасха рецепты
Олы көнгә хуҗабикәләр Пасха, кулич башка тәм-томнар пешерәләр.
Кирәк булачак: 500 грамм эремчек, 100 грамм ак май, 2 күкәй, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм «тёмный»шоколад, 1 стакан куе сөт, 0,5 стакан төелгән чикләвек кирәк булачак.
Эремчекне иләк аша чыгаргач, май кушып болгатабыз. Эремчекле кәстрүлне ут өстенә куеп, туктаусыз болгата-болгата, куерганчы (5-10 минут) тотабыз. 1 күкәйне сытып, аңа тагын 1 күкәйнең сарысын (агы кирәк түгел) кушабыз һәм шикәр комы өстәп, ак төскә кергәнче болгаткач, куе сөт өстибез. Шоколад ваклап салынган савытны ут өстендәге сулы кәстрүлгә утыртып, шоколады эрегәнче тотабыз.
Бераз суына төшкән эремчеккә күкәйле катнашма һәм эретелгән шоколад өстибез, болгаткач юеш марля җәелгән пасочницага (пасха пешерү өчен махсус форма) салып, өстенә тәлинкә каплыйбыз һәм авыр йөк бастырып, суыткычта 12-20 сәгать тотабыз.
Әзер пасханы әйләндереп, тәлинкәгә салабыз, өстен чикләвек һәм шоколад вагы белән бизибез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев