Җимеш бирә торган агач-куакларны кышкыга ничек әзерләргә?
Күп белгечләр бакчадагы агач ботакларын язын гына кисәргә киңәш итә. Әмма моны көзен дә эшләргә була. Тик дөрес итеп башкару кирәк
Җимеш бирә торган агач-куакларны кышка әзерләү тәртибен “Челнинские известия” газетасы яза.
Алмагач һәм грушаның ботакларын кәүсәдән чыккан өлешеннән үк кисәргә кирәк. Ботакның төбе калмасын. Кискән урынга бакча сумаласы сыларга һәм кибетләрдә сатыла торган махсус буя сөртеп куярга кирәк.
Чия һәм сливаның бер сантиметрдан кимрәк диаметрлары сабакларын кисәләр һәм эшкәртмиләр. Әгәр ботаклар юанрак икән, алда әйтелгәнчә сылап куярга кирәк.
Шулай ук карлыган, крыжовник, кура җиләгенең дә карт, иске ботакларын кисәләр. Кура җиләген никадәр күбрәк киссәң, киләсе елда җиләге шулкадәр эрерәк булачак. Кура җиләгенең калган ботакларын акрын гына җиргә таба бөгәргә һәм шул килеш көлтәләп бәйләргә кирәк. Куаклар җиргә иелеп калырга тиеш. Аларны кыш көне кар тулысынча капларлык булсын.
Ботакларын кискәннән соң агачларны агартырга һәм төпләренә су сибәргә кирәк. Һәр агачның төбенә якынча 8-10 чиләк су сибәләр.
Кышка әзерләнүне төгәлләгәндә агачларның төпләренә туфрак өяргә кирәк. Бу юка кар катламы аркылы зәмһәрир салкыннар вакытында агачларның тамырлары өшемәсен һәм зарарланмасын өчен эшләнә. Төпләрен өйгәннән соң, агач янында хасил булган уентыкларга черемә таратырга була. Ләкин истә тотыгыз, сырганакның тамырлары өстә ята, шуңа күрә төбенә ком чәчәргә кирәк. Ул кислородны яхшырак үткәрә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев