Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Декабрь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 24нче (532) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Яңа ел котлавы. Бу биттә махсус хәрби операциядән ялга кайткан карендәшебез һәм гаиләсенең Җәкәү йортындагы Яңа ел тамашасына килгәч, Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә төшкән фотолары да бар. Шул бәйрәмнән әзерләнелгән язманың бер өлешен укырсыз (калганы — 4нче биттә).

2нче биттәге «Редактор сүзе» рубрикасындагы язманы укысагыз, «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губинаның 2024 елга ниндирәк нәтиҗәләр ясаганын, киләсе елдагы планнарын белерсез. 2нче биттә махсус хәрби операциядәге карендәшебез турында да язылды. Авыл җирлекләренә яңа машиналар бирелүе турында да хәбәр ителде. Түбән Каманың 31нче лицеендагы укучыларның ни өчен керәшен киеменнән йөргәннәре турында да хәбәр бар.

3нче битне, тулысынча, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышыннан әзерләнелгән язма алып тора. Идарәнең яңа составындагы беренче утырышында соңгы ярты елда эшләнгәннәргә йомгак ясалып, алда торган бурычлар билгеләнде. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе — Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан керәшеннәр һәм карендәш геройлар турында китап бастырып чыгару.

4нче биттә «Елның төп вакыйгалары» бирелде. Шулай ук, 1нче биттән башланган «Илебезгә — иминлек, гаиләләргә бәхет килсен» дигән язманың ахыры урын алды. Ул язмада «Сихри чыршы: могҗизалар иленә сәяхәт» дип аталган Яңа ел тамашасы, аның ике көн рәттән керәшен балаларын үзенә җыюы, бәйрәм мизгелләре турында сүз бара. 

5нче биттә Бөтенроссия «Иң яхшы башлангыч ветераннар оешмасы» конкурсының республика этабында җиңүчеләрнең Казанда уздырылган тантанасы турындагы хәбәр бар. Бу биттә Тукай районының Мәләкәс авылыннан ыру агачы төзү белән шөгыльләнүче Роза Евдокимова турында да укырга була. Зәй районының Кабан Бастырык кызы, чигүче Мария Кустовскаяга багышланган язмага да күз салыгыз. 

6нчы биттә — Җәшләр аланы. Казан сәхнәсенә «Матиз» машинасы һәм җырчы Элвин Грейның үзен алып чыгучылар хакында ишеткәнегез бармы? Булмаса, керәшен яшьләренең КВН командасы турындагы «Алдынгылыкны бирмиләр» язмасына күз салыгыз әле... Бу биттә республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Лиана Самойлова белән әңгәмә дә бар. 

7нче биттә — «Җаңа җыл бизәкләре» концертыннан репортаж. Кырлач бабай һәм Карсылу, танылган керәшен җырчылары, артистлары катнашкан бәйрәм концертыннан язма авторы ниндирәк уй-фикерләр белән кайтты икән? Ахырга кадәр укысагыз, аңларсыз.

8нче биттә — Алабуга, Зәй, Мамадыш, Мөслим, Питрәч районнарының керәшеннәр күпләп яши торган авыл җирлекләре тормышы турындагы язма. Анда җирлек башлыклары үзара салымга 2024 елда башкарылган эшләре, 2025 елга планнары турында сөйлиләр..

9нчы биттә Яр Чаллы шәһәренең 18нче мәктәбе укытучысы Лариса Талиповага багышланган язма бирелде. Зур тәҗрибәгә ия педагог ни өчен «укытучыга таләпләр зур, ә ярдәм азрак» дип әйтә икән? 9нчы биттә берничә карендәшебезнең 2024 елда үз тормышларында булган вакыйгалар, яңа елга уй-хыяллары турында да язылды. 

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә 2025 елның январь аендагы дини бәйрәмнәр календаре бирелде. Туым бәйрәме турында да кызыксынып укырсыз дип өметләнәбез. Үгет тә уйланырга этәрер. Приходлардагы яңалыклар да урын алды.

11нче биттә — «Яңа ел маҗаралары». Зәй, Минзәлә һәм Питрәч районнарындагы газета укучыларыбыз үзләренең Яңа ел бәйрәменә бәйле истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар. Арада "Рождество багулары"на игътибар итүчеләр дә табылыр. "Шигъри тәлгәшләр"дәге шигырьләр дә күңелегезгә хуш килер.

12нче бит Яңа елга кагылышлы язмалардан тора. Кызыксынучылар өчен 2025 елга гороскоп та, Яңа ел сынамышлары да бар. Яңа ел бәйрәме табынына җиңел әзерләнелә торган ризык рецептлары да куелды. Яшел агач Елан елын өскә нәрсә киеп каршыларга? Якыннарыгызга нәрсә бүләк итәргә? Болар турында да язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев