Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Әҗәтле хатын - хикәя

Тыны кысылудан салкын тиргә батып, куркып уянды Лариса. Имеш, бакча артындагы инешкә төшкән дә, басмада тезләнеп керләр чайкый. Инешнең суы шулкадәр салкын, хәтта суыклыгы бармак сөякләреннән үтеп, авырттырып беләкләргә тарала.

Соңгысы инде, менә, колынкаеның күлмәген чайкап ала да, бетә. Кызын, бердәнберен яратып шулай дип атый ул. Һәр нәрсәдән кызык табып, дәртләнеп, очынып йөрүче Дианасын болында уйнаклап йөрүче колынга ошата. Инде бишенчене бетереп, алтынчы класска барса да, җитдилек дигән нәрсәнең эзе дә юк балада. Кызының алсу, парчалы күлмәге дә үзен хәтерләтә - күшеккән бармакларга буйсынырга теләми суга шуа да төшә, шуа да төшә. Тәки агып китте күлмәк, әллә каян гына барлыкка килгән дулкынга ияреп ерагайганнан-ерагайды. Ичмаса, тиз генә эләктереп алырга аяк астында бер таяк кисәге дә юк. Әй үртәлде, әй үрсәләнде Лариса. Суның салкынлыгыннан чирканса да, күлмәк артыннан суга сикерде. Су тәнен куырып, чеметеп алды. Инде күлмәкне тотып алдым дигәндә генә, каяндыр зур балык килеп чыкты да, телгә килеп, "Әҗәтне кайтар!" диде һәм койрыгы белән кизәнеп, Ларисаның яңагына чәпәде. Көтелмәгән хәлдән авыз-борынына су тулды, әллә куркудан, әллә су салкынлыгыннан аяк-кулларын көзән җыера башлады. Кычкырырга теләде - тавышы чыкмады. Инде беттем, су төбенә киттем, дигәндә уянып китте...

Чынлап торып туңганлыгын хәзер генә аңлап алды Лариса. Торып, юка күлмәге өстеннән калын халатын алып киде, идәнгә төшкән юрганын күтәреп алып, яңадан яхшылап төренеп ятты. Алай да, әле генә күргән куркыныч төш тәэсиреннән арына алмыйча, байтак борсаланып ятты ул.

Иртән сыерын көтүгә куганда, күзе ян бакчада, бауга эленгән керләргә төште, алар арасында кызының алсу күлмәге дә тибрәлә иде. Кипкәннәр, җыеп аласы булыр, дип уйлады ул күңеленнән. Көтү авыл башында гына икән әле. Көтүчеләрнең "шарт" та "шорт" чыбыркы шартлатулары, ара-тирә сызгырулары ишетелде. Көтү турга җиткәнче, эскәмиягә утырып тормый булмас. Әнә, каршы йортның капкасы да шыгырдап ачылды, "Җә" малкай, атла җәтрәк!" дип, күрше Пикла түтинең ачуланып дәшкәне ишетелде. Лариса үзе дә сизмәстән туктап, сагаеп калды... Тукта, кемне хәтерләтә соң әле аның тавышы? Нигә әле шулай шомланып, сискәнеп китте ул? Төшендә нәкъ шушы тавыш аннан ниндидер әҗәтне кайтаруын сорады түгелме соң? Пикла түтигә бернинди дә бирәчәге юк, бугай... Ни генә кермәс төшкә, һәрберсен нәрсәгәдер юрап, мәгънә биреп утырсаң... Шулай дип үз-үзен тынычландырып, бу турыда бүтән уйламаска тырышты ул.

Буаз сыеры артыннан, таягын болгап, Пикла түти үзе дә "тәгәрәп" килеп чыкты. Таза гәүдәле, кыска аяклы булганга, йөреше шулай мәзәк күренә аның. Олыгая барган саен, әкренләп, әнисе Аудый түтигә ошый бара. Әле нык иде дә, узган ел җәй башында фаҗигале үлем белән китеп барды шул. Бәпкәләрен ияртеп, инешкә кереп киткән казларын куып чыгарырга тырышып, яр буйлап бик озак йөргән ул. Тегеләре, үч иткәндәй, суның теге ягына чыгып кунаклаган. "Кар" да "кар" күктә каргалар бөтерелеп очканны күргәч, ничек тә ярның аргы ярына чыгарга ниятләгән. Таллыклар арасында инешнең тараеп килгән өлеше бар. Яшьләр шунда такта-бүрәнәләрдән үзләренә күрә басма әмәлләп куйганнар. Күрәчәге булгандыр инде, басманың уртасына җитүгә, аягы таепмы, башы әйләнепме суга барып төшкән карчык. Нишләп озаклады икән дип, артыннан эзләп төшкән кызы, аның басма астыннан калкып торган каракучкыл яулыгын күрүгә, эшнең нәрсәдә булуын аңлап, ярдәмгә ташланган, әмма бу вакытта 82 яшьлек Аудый түти җан биргән булган инде...

Әҗәтне кайтар, дидеме? Әйе шул, бу бит Аудый түти тавышы иде, ничек башта ук аңламаган? Менә искә төште хәзер: Лариса ипи салырга кереште дә, келәттәге ларның буш икәнлеген күргәч, тиз генә табагын алып, күршеләргә йөгерде. Түләрсең, кертерсең димәде, чүмәләкәм тутырып, он биреп чыгарды шул чакта Аудый түти.

"Нишләп йоклап утырасың, сыерың тыкрыкка китеп бара бит?!" Пикла түти аңа кычкыра иде. Чыннан да, уйларына бирелеп, малкаен оныткан ләбаса, койма кырларындагы бәпкә үләненә генә риза булмыйча, тыкрыктан чөгендер басуына кыякларга чамалаган күрәсең, җүнсез...

Качкын сыерын, урам тутырып сөт, тузан исе аңкытып узып баручы көтүгә чак җитештереп, кушып җибәрде Лариса.

Ул әйләнеп кергәндә ире Михаил да мал арасындагы эшләрен бетереп, чәй эчәргә әзерләнеп йөри иде.

- Диананың бүген дә кәефе юк, - диде ул чынаякка су агызып. Соңгы көннәрдә кызының әледән-әле эче авыртуга зарлануына Лариса да борчыла. Авыл фельдшеры килеп, баскалап караганнан соң, кыз баланың үсү процессында мондый авыртулар була торган хәл, сукыр эчәгесе түгел, дип ышандырып әйткәч, берникадәр тынычлап калгандай булса да, шат күңелле колынкаеның ныклап торып зарланмаса да, күзгә күренеп сула баруына, бөкрәя төшеп йөри башлавына игътибар итми калмады. Шулай да белгечләргә күрсәтми ярамас, мөгаен.

Аның уйларын укыгандай:

- Сузмыйк. Тракторны кабызмам, бригадирны кисәтеп куярмын. Әзерләнегез, иртәгә районга барабыз, - диде ире.

Диананы ай-ваена карамый алып калдылар. Алган анализларны өйрәнмичә бер сүз дә әйтеп булмый, күзәтү астына алабыз, диделәр врачлар. Моңа кадәр бер тапкыр да ныклап чирләгәне, больницада ятканы булмаган иде бит, югыйсә. Алды-арты хәерле булсын, дип теләде ата белән ана. Кызларының агарып, тартылып киткән йөзенә карап, икесенең дә "йөрәгеннән кан тамды". Бар да яхшы булыр, берсекөннәргә килербез, дип, палатадан чыгып киткәндә дә, бер сүз дә әйтмәде бала, бары кәефсез генә башын селкеде...

 

Юл буе бер-берсенә сүз дә катмый, үзалларына уйланып кайтты алар. Олы юлдан борылып, авылга кергәч кенә, Лариса башы белән ишарәләп, кайнанасы йортына тукталырга кушты. Күңелен нидер тырнап, борчып торган чакларында, гел шушында, килен булып төшкән йортка килә ул. Кайнанасы белән бер утырып серләшкәч, аның киңәш-табышларын тыңлагач, ничектер, бушанып, тынычланып калгандай була. Бу юлы да гараж буенда әвәрә килеп йөргән кайнатасы белән күрешеп, бер-ике авыз сүз алышуга, ирләрне калдырып, өйгә атлады. Ә ата белән ул, киресенчә, хатыннар иркенләп сөйләшсеннәр диптер инде, керергә ашыкмадылар.

Диананы больницада калдырып кайтуларын бәйнә-бәйнә сөйләгәннән соң, әле кенәген генә күргән төше турында да әйтми калмады килен. Аны бүлдерми тыңлап бетергәннән соң:

- Бу төш кызның авыруы белән бәйле булырга охшап тора. Үлеләр җирдәгеләрдән хәер өмет итеп яталар. Бирәчәк җиде буынга җитә, диләр. Әҗәтеңне кайтарырга кирәк булыр, дип килене алдында торган суынган чәйне яңартырга үрелде.

- Ничек кайтарыйм соң, Аудый түти юк бит инде?! Пикласына бирсәм генә инде...

- Иртәгә аналарының елын уздыралар.Теге чакта никадәр он алган булсаң, шул кадәрле оннан камыр ризыклары хәстәрләп, мәрхүмнең ашына хәер итеп кертерсең.

Нәкъ кайнанасы әйткәнчә эшләде Лариса. Иртүк, эшкә киткәнче дип коймаклар, кош телләре пешерде, өсләренә ак бистәрен каплап, тиз генә күршеләренә кертеп чыкты. Инде бер кат җиңел сулап, кызының хәлен белү теләге белән кесә телефонына үрелгән генә иде, аның шалтырый башлавына сискәнеп, тиз генә кнопкасына басты. Шалтыратучының ни әйткәнлеге тиз генә аңына барып җитмичә, кат-кат кабатлап сорады:

- Яман шеш?! Казанга?! Онкология больницасына?!...

Лып итеп диванга барып утырды Лариса. Ниндидер авыр төер авырттырып тамак төбенә тыгылды. Күкрәк турысы чәнчеп-чәнчеп авырта башлады. Күзләреннән мөлдерәп тамган күз яшьләрен баш яулыгын шудырып төшереп сөртеп алды да, калтыранган бармаклары белән кабаланып, иренең телефон номерын жыйды.

Алар килеп туктаганда, больница ишеге төбендә "скорый" машинасы тора иде инде. Калганы бик тиз булды: кызын коляскага утыртып алып чыгулары, аларны озатучы врач егетнең, ашыктыра-ашыктыра, "скорый"га әйдәве, иренең бер сүз әйтә алмыйча, чарасыз басып калуы, сиреналар акыртып күпмедер барганнан соң, әле генә төшеп утырган вертолетка күчеп утырулары, башкала больницасындагы процедуралар - барысы төштә генә кебек. Тәүлек дигәндә Диананы операциягә алып киттеләр.

Бу мизгелдә ниләр кичерүен бер үзе генә белә. Ак пыяла ишекнең теге ягында бердәнберенең язмышы хәл ителә. "Не входить!" дигән язуның янып-сүнеп торуы кызының йөрәк пульсыдыр кебек тоелды. Күзен шул язудан алмыйча, туктаусыз Ходайга ялынды, ялварды ана кеше, күз яшьләре аша аннан кызына ярдәм итүен сорады. Эх, секундлар, минутлар... нигә бүген бу кадәр дә озак узасыз сез?.. Операция башланганга сәгать ярым булды инде, ә ишек өстендәге теге ут яна да сүнә, яна да сүнә... Кинәт Лариса тын алырга куркып катып калды - ут сунде һәм бүтән кабынмады...

"Тынычланыгыз. Операция яхшы узды. Бала үзен әйбәт хис итә. Бәхеткә каршы, шеш яман түгел. Дәвалау курслары узганнан соң бар да яхшы булачак".

Хирургның шулай дип әйтүе Ларисага иң изге иман сүзләре булып яңгырады. Сөенеченнән елый-елый, аңа рәхмәт укыды хатын һәм тизрәк, шалтыратып, шатлыгын ире белән уртаклашырга ашыкты. Хатынының, "Төш кисәтү булган. Ярый әле өлгереп калдым. Аудый түти хәерне кабул алган, димәк", дигән сүзләрен аңлап бетермәсә дә, кызының сәламәт көе, өйгә үз аягы белән кайтып керүен күз алдына китереп елмайды, йөзендәге җыерчыклардан юл алып, бәхет яшьләре тәгәрәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев