Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь җырчы Амелия Феофанова 2022 елда ике керәшен җыры яздырачак

Биектау кызы Амелия Феофанова 2022 елга булган планнары турында сөйләде

– Минем өчен 2021 ел бик күңелле булды. Күп кенә конкурсларда, фестивальләрдә катнаштым. Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваленең, “Идел” башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваль-конкурсының, “Созвездие-Йолдызлык” республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең, “Казан сөлгесе” халыкара фестиваль-конкурсының җиңүчесе булдым. Татарстан мәдәният министрлыгының стипендиясен алдым.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең джаз-оркестрында алып баручы һәм солист булып эшләдем. Филармониянең күп кенә концертларында катнаштым, артистлар белән дуэт җырладым. 2022 елга планнар зур. Ләкин барысы турында да әйтә алмыйм. Икенче елга яңа җырлар яздырачакбыз, клиплар төшерәчәкбез. Шуларның икесе – керәшен җыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев