Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Тумар" ансамбленә кастинг узды
Хәбәрләр

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Тумар" ансамбленә кастинг узды

Анда 5-12 яшь аралыгындагы балалар катнашты.

Бүген Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбленә кастинг узды. Анда 5-12 яшь аралыгындагы балалар катнашты.  

Балалар милли киемнәрдән, хәтта үзләренең думбралары белән дә килгәннәр иде. Һәрберсе уен коралларында уйнап, җырлап күрсәттеләр. Үзәк белгечләре - Геннадий Макаров, Марина Казакова, Сөмбелә Вәлиәхмәтова аларны тыңлап, үзләренең киңәшләрен дә бирде.

Кастингка килүчеләр уңышлы чыгыш ясап, алга таба "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле составына керәчәкләр. Аларны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез! 

Чыганак


Нет комментариев