Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елны — мал өендә

Яңа ел төнендә булган кызыклы маҗара

Элегрәк безнең авылда егетләр-кызлар Яңа елны каршы алу өчен буш өй эзлиләр иде. Безнең өйне әле авыл яшьләренә бер дә биргән юк. Армиягә киткән улыбыз Виталий Чечняга эләкте. “Улыбыз исән-сау кайтса, яшьләр Яңа ел төнендә бәйрәмне бездә ясарлар, үзебез берәр кайда каршыларбыз”, – дип үз-үземә сүз бирдем. Аллага шөкер, улыбыз кайтты, Яңа еллар да җитте. 31е көнне иртән кибеткә барышлый, ирем Иванның сеңлесе Тамарага сугылдым. Яңа елны аларда, бергә каршыларга сөйләштек. Кичен балмаскарадтан соң клубтан кайтып, шампан, пилмән, торт белән бер сум
ка тутырдым да, Иван белән икәү Тамараларга кунакка киттек. Өйдә яшьләр җыела калды. Барып җитсәк, Тамаралар өендә ут юк. Болар, безне онытып, күрше Иске Комазан авылына киткәннәр. Унике туларга ун минут, ә безгә Яңа ел каршыларга өй юк. “Син йөрисең инде, өйне яшьләргә бирдең, хәзер үзебез кая барыйк?!”, – дип туздыра Иван. Авыл уртасында басып торабыз, өйләрдә утлар яна. Моңа керсәң дә әллә ничек, тегенә керсәң дә яхшы түгел, дип, сумкабызны күтәреп, өйгә кайтып киттек. Яннарына кереп, яшьләрне уңайсыз хәлгә калдырасы килмәде. Малларга ашарга пешерә торган иске өйдәге бер караватка кереп утырдык. Сумка тулы ризык, аны да ашыйсы килми. Яшьләр таралышканчыга кадәр, шул караватта бер яттык, бер утырдык... Мал өендә каршы алган ул Яңа елны әле дә көлеп искә алабыз.

 

Александра ВАСИЛЬЕВА. Мамадыш районының Дүсмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев