Винера Ганиева: «Бездә профессорларны тиешле дәрәҗәдә бәяләмиләр»
Хәбәрләр

Винера Ганиева: «Бездә профессорларны тиешле дәрәҗәдә бәяләмиләр»

Блогер Олеся Дмитриева (Лесная) җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева белән аралашкан.

– Татар җырчыларының русча җырлавына ничек карыйсыз?

– Уңай карыйм. Татар җырчылары башка телдә дә җырларга тиеш. Тамашачы аны бик бәяли һәм аңлый.

– Акцент белән җырласалар?

– Әлбәттә, акцент бетерү өстендә эшләргә кирәк.

– Ничә яшькә кадәр җырларга җыенасыз?

– Тавышым яңгыраганчы.

– Репертуарыгыздагы иң уңышлы җыр?

– Минем андый җырларым бик күп. Бүген көн кадагына туры килә торганы «Җиңү килә» дигән җырымны иң уңышлысы дип әйтер идем.

– Ә «Туй күлмәге»?

– «Туй күлмәге», әлбәттә,  мине халыкка таныткан җырларның берсе.

– Профессор гына булсагыз, акча җитәр идеме?

– Юк (көлә). Чөнки профессорларны тиешле дәрәҗәдә бәяләмиләр. Россиянең халык артисты исемен йөрткән Мәскәү артистларының пенсиялеренә өстәп, 30 мең сум түлиләр. Бездә андый хәл юк.  Республикабызда да шушы законны кертсеннәр иде..

– Сез яратакан 3 топ артист?

– Алар бик күп. Үземнең шәкертләремне яратам. Профессиональ җырчыларны хөрмәт итәм, яратам. Ә җырлый белмәгәннәрен үземә укырга чакырам.

– Тамашачы Сезгә биргән иң истәлекле бүләк?

– Юбилейда ат бүләк иткән иделәр. Машина бүләк иткәннәре дә бар…


Нет комментариев