Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж керәшеннәре кичке уенга җыелды

3 октябрьдә Зәй районы Сарсаз-Баграж мәдәният йортында “Әйлән-бәйлән” дип исемләнгән халык йолаларының түгәрәк уеннары булган фестиваль-конкурс булып узды

“Әйлән-бәйлән”  - түгәрәк уеннары район күләмендә барган бәйге буларак, керәшен халкының бераз онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын, биюләрен, такмакларын түгәрәк уеннары аша яңадан яңартып һәм шуны яшь буынга җиткерү ул.

Түгәрәк уеннарын сәхнәләштереп, кичке уеннар аша тамашачыга җиткерүчеләр “Баграж буйлары” һәм “Сандугач” балалар фольклор коллективлары булды. Алар үзләренең көчле чыгышлары белән залда утыручы авылдашларының күңелләрен тиз яуладылар, түкми-чәчми барсын да күрсәттеләр.

Әйе, бар иде авыл яшьләренең җыелып кичләрен җырлы-моңлы, биюле түгәрәк уеннары уздырган чаклары. Авыл өсте гармун тавышлары белән тулыр иде... Гармун көйләренә кушылып җырлар, такмаклар яңгырап торыр иде. Шунда яшьләр ял итә, шунда егетләр кызлар белән таныша... Кичке уеннарда кызлар биле тотмаган егет булды микән?  Юктыр! Өлкән яшьтәгеләрнең һәрберсенең үзенә генә хас истәлекләре бардыр кичке уеннарга кагылган. Заманалар үзгәргән саен бар да сагынып искә алырга гына кала.

Сарсаз-Багражның кичке уеннарын карарга район үзәге мәдәният йортыннан махсус комиссия дә килде. Тамашачыларны ял иттергән өчен “Баграж буйлары” фольклор коллективына һәм “Сандугач” балалар фольклор коллективына, кичәне оештыручыларга аеруча зур рәхмәт.

Михаил Тукранов, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев