Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Кайбычтан Русовлар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуда катнашты

Татарстанның иң күркәм гаиләләре Казан Кремленә җыелды, алар анда Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым белән очрашуда катнашты.

Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә ханым каршы алды.Республика көне алдыннан уздырылган әлеге бәйрәмдә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 48 гаилә катнашты. Алар арасында Олы Кайбычтан карендәшләребез Марина һәм Алексей Русовлар да бар иде.

Кайбыч районында әлеге матур гаиләне белмәгән кеше сирәктер. Алексей Валерьянович – Татарстан Республикасының атказанган табибы, 25 ел дәвамында халык сәламәтлеге сагында тора. Марина Михайловна район мәгариф бүлегендә методист булып эшли. Гаилә учагын тергезеп, бергә гомер итә башлауларына 14 ел. Тормышларын тагын да ямьләп, өч уллары – Никита, Артем һәм Максим үсеп килә. Марина һәм Алексей Русовлар, эш сөючән, тырыш, җыр-моңга гашыйк, күркәм гаилә буларак, һәркемгә үрнәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев