Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар “Моабит дәфтәрләре”нең чын нөсхәсен алып чыкты

Габдулла Кариев исемендәге театр җитәкчесе, шагыйрә карендәшебез Луиза Янсуар“Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен халык каршына алып чыкты

Быел 15 февральдә Муса Җәлилнең Татарстан милли музеенда  саклана торган “Моабит дәфтәрләре”н  халыкка алып чыгып күрсәтү бәхетенә карендәшебез Луиза Янсуар лаек булды.

Бу хакта ул Инстаграмда түбәндәгеләрне язган: “Быел Татарстан милли музееннан миңа Муса Җәлилнең туган көнендә “Моабит дәфтәрләре”н  алып чыгу хокукы бирелүе турында шалтыраткач, нинди хисләр кичергәнемне сүз белән генә аңлатып  бирә алмамдыр. Горурлык та, тирән дулкынлану да, тетрәнү дә, бәхет тә, курку да... Мин болай, гомумән, бик сирәк курка торган кеше. Ә монда ул хис кендек турымда бөтереп алып, төен булып урнашты: ничек җөрьәт итеп орынырга? Нинди олы җаваплылык... Чынлап та хакым бармы?”.

Ел саен 15 февральдә “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен күтәреп алып чыгып, музейга килгән халык күрсен өчен, пыяла белән капланган махсус урынга урнаштыралар. “Моабит дәфтәрләре” елга бары тик бер генә мәртәбә – Муса Җәлилнең туган көнендә генә күрсәтелә.

“Моабит дәфтәрләре”ндә  Герой-шагыйрьнең фашистлар тоткынлыгында чакта язылган 93 шигыре тупланган. Гарәп һәм латин графикасында язылган ул шигырьләр төрле кәгазь битләреннән торган ике блокнотка теркәлгән. Муса Җәлил үзенең көрәштәшләре белән Германиянең Моабит төрмәсендә 1944 елда җәзалап үтерелгән. Аның шигырьләрен төрмәдән бельгелияле Андре Тиммерман алып чыккан.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев