Саф сулы чишмә буенда җаннар да җырлый.
Чистай районының Нарат Елга авылында «Шомырт» чишмәсенең тантаналы ачылышы булды. Чара кысаларында кунаклар чишмәләрнең табигать һәм җирле халык өчен әһәмияте, аны яхшы хәлдә саклап калу өчен, карап, чистартып тору кирәклеген белделәр.
Нарат-Елга авылындагы әле чарада Бахта авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.
“Әйе, күрше авылда кунакта булдык. Яңа чишмә ачылу уңаеннан үткәрелгән бәйрәмнең яме булып безнең керәшен җырлары да яңгырады. Җан җылыбызны биреп, барыбыз да яраткан җырларны башкардык. Кешеләрнең бәхетле йөзләрен күрү бик күңелле”, – Бахтаның диделәр мәдният йорты хезмәткәрләре.
Нет комментариев