Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов - редакциябез кунагы.
— Театрга юлың?
— Мәктәптә КВНда уйнап, шигырьләр сөйләп, иҗат кешесе буларак үсә башлаганмындыр. Әниемнең дә иҗат кешесе булуы, китапханәче, хореограф булып әшләве дә, шушы юнәлешне сайлавыма зур өлеш кертте. Әни шуны күреп, мине театр училищесына җитәкләп алып килде. Хатыным белән дә театр таныштырды. Аның белән 19 ел бергә, 4 бала үстерәбез.
— Нинди рольләр бирәләр?
— 20 ел эчендә бөтен амплуада да уйнап чыкканымдыр. Миңа күбрәк күз чыгара торган шайтан рольләре, сәрхүш рольләре ошый. Шулар аркылы хисләрне чыгару, тамашачыга күрсәтү миңа җайлы. Андый рольләрнең диапазоны күбрәк.
— Керәшенлеккә килгәндә?
— Киров шәһәрендә туганмын. Әти-әнием шунда эшләгәннәр. 5 яшемдә әтинең туган ягына — Балтач районының Субаш авылына күченеп кайтканбыз. 9 класска кадәр шунда яшәдек. Руслар арасында үскәнгә, 7 яшькә хәтле татарча бер сүз белмәгәнмен. Авылга күченеп китүгә, рус телен онытып бетердем. Әнием Кариледән - татар кызы. Мин ике якның да йолаларын хөрмәт итәм. Бәләкәй вакытта, Олы көн бәйрәмендә безгә телевидение килә иде. Йолалар ягыннан авыл көчле.
Урамыбызда кызык кушаматлар шактый иде: Үнси, Төлеми, Ычтапый, Метри...
— Артист ул...
— бәйсезлек, яңалык, көч, шаукым, тормыш.
Алиса Ахметшина фотосы.
Нет комментариев