Һәр машина йөртүче үз һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын кадерләп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Дәүләт номеры укылмый торган автомобиль белән идарә иткән өчен машина йөртүче кисәтү дә алырга һәм өч айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
«Автомобильнең укылмый торган номеры дип нәрсәне санарга? Мәсәлән, кыш көне көчле кар ява, ә сез машинада трассада барасыз. Сез машинаны юган гына булсагыз да 15 минуттан машина пычрана ала, номерлар, чыннан да, күренмәячәк. Инспектор бу очракта штраф салмый, ә бары тик хокук бозуны бетерүне генә сорый», – дип сөйләде автоюрист Дмитрий Славнов.
Әмма машина номерлары һава торышы яхшы көнне пычрак булса, җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Мисал өчен, кайбер автомобильчеләр, аерым символларны яшерү өчен, номерларның бер өлешен кар, пычрак яки башка предметлар белән махсус ябалар. Бу очракта машина йөртүчегә 5 мең сум күләмендә штраф яки 1 айдан 3 айга кадәр хокуклардан мәхрүм итү яный ала, дип өстәде эксперт.
Нет комментариев