Әлеге игелекле эшне Мамадыш районының Албай авылы егете, ОМОНда хезмәт итүче Вадим Шатунов эшләгән.
Мондый Башыру качы күп кенә авылларда, нәкъ менә авылга керә торган җирдә урнашкан була. Албайга кайтучыларны да хәзер әнә шундый 9 метрлы зур, тимердән ясалган кач каршы ала. Инициаторы – шушы авыл егете Вадим Шатунов.
— Безнең Албайда да Башыру качы урнаштырасы иде дип уйлап йөрдем. Бер авылда күрдем дә, шуның үрнәге нигезендә Чаллыда яшәүче дус егеткә эшләтергә заказ бирдем. Отпуск вакытында, авылдашларым ярдәме белән урнаштырдык — дип сөйли Вадим Шатунов.
«Әле эшлисе эшләре күп» ди Вадим. Юл белән тигезләр өчен 7-8 машина балчык саласы, таш җәясе, алтынсу төскә буярга, таштан тумбочка формасында нигезен ясарга..
— Алла бирса, махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, барлык эшләрен тәмамлап, священникны чакыртып аруландырырга дигән уем бар. Киләсе елларга дип планшлаштырып торабыз, — дип сүзен тәмамлады Вадим Шатунов.
Вадим Шатунов фотолары.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев