Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ковидтан дару тапканнар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясен дәвалау өчен “Атериксен” препаратын теркәгән

ТАСС хәбәренә караганда, “Валента фарм” фармацевтика компаниясендәгеләр “бу препаратның – коронавирусны, ә алга таба башка респиратор вируслы инфекцияләрне, шул исәптән гриппны да дәвалау өчен” кулланылачагын белдергәннәр.

“Атериксен” препараты Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендәге химия-фармацевтика компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Тиешле сынауны узган.

Хәзергә әле “Атериксен” COVID-19 белән бары тик җиңелчә авыручы олы кешеләрне генә дәвалау өчен кулланыла. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, “Атериксен” таблеткалары белән дәваланган очракта, коронавирус белән авыручыларның 80 проценты дәваханәдә ятмыйча да аякка баса ала. Бу препарат шушы елның өченче кварталында күпләп җитештерелә башлаячак.

Билгеле булганча, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында коронавируска каршы дөньядагы беренче вакцинаны – “Спутник V”ны теркәгән иде. Моннан тыш, Россиядә “Спутник Лайт”, “КовиВак”, шулай ук, “Вектор”, “ЭпиВакКорона” һәм “ЭпиВакКорона-Н” вакциналары да җитештерелде. Ә узган елның 24 ноябрендә үсмерләр өчен дә “Спутник М” вакцинасы рәсми теркәлде. Анысы – 12-17 яшьләрдәге балалар өчен.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев