27 май көнне Теләче районы Карабаян (Колбагыш) авылында Тройсын бәйрәмен үткәрделәр
Бәйрәм җыенына авылдашлар, туган-тумачалар, күптәннән күрешмәгән дуслар кайтты. Бергәләп, көн дә кабатланып торган мәшәкатьләрне онытып, күңел ачты. Бәйрәм матур җырлар, мавыктыргыч уеннар, номерларга, затлы бүләкләргә бай булды. Быелгы бәйрәмнең тагын матур бер бизәге - Казан шәһәреннән чакырылган "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле иде. Коллектив үзенең иҗаты белән авылдашларны куандырды.
Чарадан фоторепортаж карагыз!
Нет комментариев