Киләсе елда пенсияләр арта. Күпмегә?
Хәбәрләр

Киләсе елда пенсияләр арта. Күпмегә?

Киләсе елдан эшләүче гражданнарның да, эшләмәүчеләренең дә пенсиясе артачак. Дәүләт Думасының хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде.

 Светлана Бессараб әйтүенчә иминият пенсиясе 7,3 процентка артача. Шулай ук, аның сүзләренчә, социаль пенсия дә 15 процентка күтәреләчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 80 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучы россиялеләрнең пенсиягә эш хакының сигез процентына кадәр өстәмә акча ала алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта, дәүләт әлеге керемнең яртысы кадәр дә өсти ала.

Татар-информ


Нет комментариев