Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәчлеләр Яңа елны матур каршылаганнар

Питрәч районының Кибәч авылындагы мәктәп һәм клуб каршын Яңа елга үзенчәлекле итеп бизәгәннәр.

Кибәч авылы мәктәбе каршында – Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай һәм Юлбарыс сыннары. Авыл урамына ямь биреп торган бу сыннарны мәктәп укучылары, үзләренең укытучылары белән берлектә, фанерадан матур итеп кисеп, төсле буяулар белән буяп ясап куйганнар.   

Авылның мәдәният йорты территориясе дә могҗизалы әкият илен хәтерләтә. Андагы аллеядә   Кыш бабай, Кар кызы,  Юлбарыс сыннары  тезелеп киткән. Озак карап торсаң, гүя алар җанланыр шикелле. Бу сыннарны ясау өчен читтән рәссамнар чакырмаганнар. Мәдәният йорты директоры Рәмзия Пляшкина, китапханә мөдире Мария Карасева һәм җыештыручы Маргарита Золина өчесе бергәләп ясап куйганнар. Элек мәктәптә рус теле укыткан Мария Александровнаның рәссамнар осталыгына ия булуы кар сыннарны ясаганда бик тә ярап куйган.

Кибәч халкы арасында үз йортларының тирә-ягын гирляндалар белән матур итеп  бизәүчеләр дә бар. Кичен кибет яны да аллы-гөлле утлары белән ерактан ук балкып утыра.

Болар хакында безгә Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина  Токранова сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев