Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Керәшен җорты» бүлмәсенә кунак килде

3 октябрь көнне Өлкәннәр айлыгы кысаларында Менделеев районы Сәйтәк авылы клубы «Керәшен җорты” музей булмәсенә Сәйтәк авылында туган, хәзерге вакытта Бәзәкә авылында яшәүче А.Г. Федотова килеп китте, - дип Менделеев муниципаль районы пресс-службасы хәбәр итә

Авыл клубы мөдире кунакны якты йөз белән каршы алып , музей бүлмәсенә экскурс уздырды.  Анфиса апа үзе кул эшләре белән  оста  шөгыльләнгәнлектән, музей булмәсендәге кул эшләрен бик зур кызыксыну белән  карады. Чигү үрнәкләренә аңлатма да бирде. Авыл тарихын, көнкүрешен чагылдырган экспонатларны кызыксынып карап, ихтибар белән тыңлады.Анфиса апа “Авылымның шушылай үзгәрүенә, музей бүлмәсе булдырылуына бик шатмын. Туган авылымның уңышларын гел ишетеп торам, горурланам” дип рәхмәт сүзләре җиткерде . Очрашу эзсез калмады. Анфиса апа музей фондына “Улемсез полк” архивына үзенең әтисе Тихонов Г.М. фотосүрәтен алып килде. Озакламый аның әтисенең фотосы стендта үз урынын алачак. Менә шундый үз  авыл тарихына , үткәненә битараф булмаган кешеләр булмаганда музей фонды тагын да тулыландырылыр дип ышанып калабыз.

Фото: Менделеев муниципаль районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев