Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч керәшеннәре айлыгын йомгаклау фестивале узды

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Кайбыч керәшеннәренең җырлы-биюле кичәсе уздыйрә

Кайбыч ягы керәшеннәре айлыгын йомгаклауга багышланган кичәдә Иске Тәрбит авылыннан – “Сәүдияр”, ә Олы Тәрбиттән “Тәңкәләр” фольклор ансамбльләре, Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең “Инешкәй” ансамбле чыгыш ясады. Мәлки авылы һәм, гомумән, барлык керәшеннәрнең мактанычы булган Татарстанның халык җырчысы Лена апа Бичарина җырларын халык сокланып тыңлады. Чыгышы белән Соравыл авылы кызы, Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова җырлары да якташлары кичәсен бизәде.  Шулай ук, керәшен чибәре, яшь җырчы Алина Давыдова, “Инешкәй” ансамбле җитәкчесе Светлана Бартязова һәм башкаларның чыгышларын да яратып карадылар.

Кичә барышында  тамашачы Кайбыч районы һәм, шулай ук, Мәлки ягы керәшеннәре тарихы, халыкның хәзерге вакытта да үтәлеп килә торган йола-гадәтләре, матур бәйрәмнәре  белән танышты.

Бәйрәмнән ФОТОРЕПОРТАЖны карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев