Кайбычлылар чиркәүдә өмә ясаган
Хәбәрләр

Кайбычлылар чиркәүдә өмә ясаган

Кайбыч районының Турминское авылындагы Изге троица чиркәвен юып, җыештырып чыгарганнар.

Карендәшләребез Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре алдыннан чиркәүдә өмә ясаганнар.

«Прихожаннар белән бергәләп, чиркәү эчен юыштырып, җыештырып куйдык. Бу изге эшкә  авыл халкы бик теләп кушыла. Елның-елында үтә торган өмәбез матур бер бәйрәмгә әйләнеп бара, чөнки соңыннан барыбыз бергә чәй табыныда сыйланабыз. Ә өстәлне матушка Надежда әзерли. Эшне бетереп, чәй эчкәндә дөнья хәлләре, приход яңалыклары турында сөйләшәбез», – дип хәбәр итә Хуҗа Хәсән авылы җирлеге ветераннар советы рәисе, карендәшебез Ольга Боярина. 


Нет комментариев