Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: Көтүче малае Микулай образы аша глобаль проблемалар күрсәтелә

16 апрель көнне республика керәшен җәмәгатьчелеге Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Микулай” моноспектаклен карады

Чарада Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы председателе Иван Егоров, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, галим, фольклорчы Геннадий Макаров, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге киңәшчесе Семен Фёдоров, Зәй керәшен оешмасының җитәкчесе Александр Чапков, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, керәшен хәрәкәте ветераннары һәм яшьләр катнашты. Шулай ук, спектакльдә вакыйгалар барган Зәй районыннан да махсус делегация килде. Районның “Зичә буйлары” керәшен фольклор  ансамбле фойеда, кунакларны каршылап, үз төбәкләренең җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.  Мамадыш һәм Питрәч районнарыннан да керәшен карендәшләребез “Микулай”ны күрергә килгән иде.

Кичәдә “Микулай” монопьесасы авторы, драматург, Татарстанның атказанган cәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев белән спектакльнең художнигы Булат Гильванов бар иде. Кунакларны Кариев театрының директоры, карендәшебез Луиза Янсуар каршы алды.

Спектакльне караганнан соң, Иван Егоров “Микулай”ның авторларына, актёрларга  рәхмәт белдерде.

“Нык уйландыра торган тирән эчтәлекле спектакль. Көтүче малае Микулай образы аша бик кызганыч глобаль проблемалар күрсәтелә. Спектакль – чынбарлык. Чөнки, монда күрсәтелгән тетрәндергеч вакыйгаларны без үз күзләребез белән күреп торабыз. Монда – урбанизация, авылларның ятим калу, халыклар югалу һәм телләр бетү проблемалары, шулай ук, Әфган фаҗигасе, ялгызлык... Боларның барысын да югары дәрәҗәдә күрсәткән театрның иҗат төркеменә зур рәхмәт”, - диде Иван Михайлович.

Иван Егоров театр сәнгате өлкәсендә этнокультура үсешенә керткән өлешләре һәм “Микулай” моноспектакле өчен драматург Мансур Гыйләҗевне, Микулайны уйнаучы Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановны, режиссер Ренат Әюповны, фольклорчы Геннадий Макаровны, художник Булат Гильвановны һәм театр директоры Луиза Шарованы Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Дөнья фаҗигасе керәшен йөрәге, күңеле аша күрсәтелгән әлеге монопспектакльне күпләр күз яшьләре белән карады.

“Безнең өчен бик авыр спектакль, чөнки, без – авыл кешесе. Спектакльдә күрсәтелгән шатлыклы минутлар да, аяныч вакыйгалар да безгә бик якын. Спектакль бик халыкчан. Элеккеге җыруларыбыз, җолаларыбыз күрсәтелгән. Микулай белән бергә еладык та, җырладык та... Бу кичәдә катнаша алуыбызга без бик шат”, - дип сөйләде “Зичә буйлары” ансамбле солисты, Дүрт-Мунча авылы клубы хезмәткәре Гөлнара Салихова.

Милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм аерым алганда “Микулай” пьесасы өчен быел Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлегендә булган Мансур Гыйләҗевка керәшен җәмәгатьчелеге уңышлар теләде.

“Микулай” моноспектаклен 2020 елда Әлмәт шәһәренең татар дәүләт драма һәм Казанда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрларында сәхнәләштерделәр. Спектакльдә вакыйгалар Зәй районың Сарсаз күл авылында япа-ялгыз калган Микулай    турында бара. Микулай ролен карендәшебез Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актёры Олег Фазылҗанов уйный.

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ: “Мин Микулай язмышы белән янып яшим...”

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/mill%D3%99t-hakyina-%D2%97an-atyip/mansur-gyylev-min-mikulay-yazmyshy-beln-yanyp-yashim

Тагын укыгыз:

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ: “Мин Микулай язмышы белән янып яшим...”

Кариев театрында "Микулай" моноспектакленең премьерасы булды

Олег Фазылҗанов: "Микулай – керәшен герое"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев