Туганайлар

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ: “Мин Микулай язмышы белән янып яшим...”

"Микулай" пьесасы авторы Мансур Гыйләҗев белән интервью

Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” пьесасын бер үк вакытта диярлек ике театр – Әлмәт һәм Г.Кариев исемендәге театрлар сәхнәгә куйды. Әлмәт театрында спектакльне хакас режиссеры Марас Чербур сәхнәләштергән, төп рольдә театрның әйдәп баручы актеры Рәфыйк Таһиров. Кариев театрында әсәрне сәхнәгә режиссер Ренат Аюпов куйган, Микулай ролендә Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, карендәшебез Олег Фазылҗанов, аның дублеры – Фәнис Кәлимуллин. Татар җәмәгатьчелеге яңа спектакльгә зур игътибар бирде, журналистлар, сәнгать эшлеклеләре, театр тәнкыйтьчеләре дә читтә калмады. Әлеге спектакль “кеше гомере, авыллар бетү, рухи байлыклар югалу, милләт язмышы кебек җитди мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итә. Автор һәм режиссер сызлану фәлсәфәсе аша укучы-тамашачыны сискәндерә, үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлануга китерә һәм алгы планга чыгарылган символлар аша Өмет хисе уята”, дип яза “Сәхнә” журналында басылган мәкаләсендә театр тәнкыйтьчесе Әлфәт Закирҗанов. Без исә сөйләшүгә әлеге әсәрнең авторы, драматург Мансур ГЫЙЛӘҖЕВне чакырдык.

 

– Мансур Аязович, театр белгечләре билгеләп үтүенчә, мелодрама – сирәк жанр, чөнки аның сәхнәгә куелу ихтималы бик кечкенә икән. Бер актер бөтен сәхнәне тутыра, хәрәкәт тудыра алмый, мондый зур җаваплылыкны ала алырлык актерлар да сирәк, диләр. Шуңа күрә, драматурглар да бу жанрга бик алынмый, имеш. Ничек мондый әсәр тудырырга булдыгыз? Спектакльнең уңыш казанасына алдан ышанычыгыз бар идеме, әллә инде, “фәлән өчен” дип күздә тоткан актерыгыз бар идеме, әллә бу берәр “заказ” идеме?

– Күренекле драматург Николай Коляда үзенең лекцияләрендә яшь драматургларга болай ди: “Беркайчан да монопьеса язмагыз, чөнки бу искиткеч зур осталык сорый, сез бу югарылыкка күтәрелә алмаячаксыз”.

Бу фраза минем күңелемә керде һәм, киресенчә, тәвәкәллеккә этәрде, мин үземне сынап карарга булдым...

“Микулай” пьесасы минем күңелемдә туды. Ялгызлык темасы миңа бик якын. Гомумән, мин үзем бу дөньяда япа-ялгыз кеше. Шакшыга күмелгән зур бер планетадагы ялгыз, кечкенә кеше темасы минем тынычлыгымны алды, мин йокыдан калдым. Ул аны җыештырырга, тәртипкә салырга, аның элеккеге матурлыгын кире кайтарырга тели. Мин бу пьесаны әсәрнең киләчәге турында уйламыйча, ихлас күңелдән яздым. Мин эчемне бушаттым.

– Керәшеннәр темасы, гомумән, бик бәхәсле һәм каршылыклы. Бу Сезне куркытмадымы?

– Нәрсәдер язарга алынганда, беркайчан да, бернәрсәдән дә курыкмыйм, чөнки үземне намуслы кеше дип саныйм. Әлбәттә, керәшеннәрне мин татарларның бер төркеме дип исәплим. Ләкин алар икенче, аларның үзләренә генә хас матур үзенчәлекләре бар. Алардан, хәтта, мин әйтер идем, ниндидер оригиналь тәмле ис, табигать исе килә. Аларның йөз төзелешләренә кадәр башка. Мин үзем, бер арттырусыз, битенә карап, керәшенне татардан аера алам.

– Театр белгече Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, спектакльдә ике максат куелган: керәшеннәр “төркеменә” игътибар юнәлтү, һәм гореф-гадәт, традицияләр югалу проблемасын күрсәтү. Сез моның белән ризамы? Риза булсагыз, Сез бу максатка ирештегезме?

– Керәшен дөньясын ачып биреп, бөтен бер галәм проблемасын күтәрергә теләдем. Нәкъ шундый теләк белән дөньяга Экзюпери, “Битлз”лар туган. Бөтен халыклар да үзенчәлекләрен югалта баралар, барысы да ялгызлыктан интегә. Әгәр бу хәл алга таба да шулай дәвам итсә, керәшеннәр кебек халыклар җир йөзеннән югалырга мөмкин. Аларга калганнар да иярәчәк. Керәшеннәрсез дөньяның миңа кызыгы юк. Мин үземнең эшем белән канәгать. Мин, хәтта, шушы әсәрне язган, Микулай язмышы белән янып-көеп яшәгән көннәремне сагынам...

– Сез – керәшеннәр арасында туып-үскән, балачак, яшьлек елларын Зәй районының Урта Баграж авылында уздырган халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы. Бала чакта үзегез дә Мирсәет бабагыз янына Багражга кунакка кайтып йөргәнсез, дип беләм. Керәшеннәр темасына язарга алынуыгыз балачак истәлекләрегез белән бәйлеме? Керәшеннәр тормышын бар нечкәлекләре белән тасвирларга кем дә булса ярдәм иттеме?

– Минем әтием керәшеннәрне үлеп ярата иде. Без абый-энеләрем белән керәшен авылында байтак җәйләрне үткәрдек. Минем бабам, 30нчы елларда Сталин репрессияләреннән куркып, православ керәшеннәр янында үзенә тынычлык тапкан. Керәшеннәр безнең гаиләбезне, үзләренә сыендырып, авыр елларда ачлык-ялангачлыктан саклап калганнар. Әтием керәшеннәргә чиксез рәхмәтле иде. Миңа керәшен авылының атмосферасы якын һәм аңлаешлы. Әлбәттә, киңәшчесез булмады, кайбер нечкә детальләрдә мин бит ялгышырга да мөмкин идем. Миңа музыкант һәм һәвәскәр композитор Геннадий Максимов булышты. Мин аңа бик рәхмәтле, ул миңа күп вакытын багышлады.

– Микулай — чын авыл кешесе. Гади дә, ихлас та, туган авылын бар бөтенлеге белән – эчкече ирләре, җилбәзәк хатыннары, җимерек йортлары белән ярата. Рухи дөньясы бай. Җазыклары да җитәрлек. Бу уйлап чыгарылган җыелма образмы, әллә аның берәр прототибы бармы?

– Микулайның прототибы юк, бу җыелма образ. Минем өчен Микулай чын, тере кеше. Ул минем җаныма бик якын,
шуңа күрә аның язмышы мине бик борчыды. Гади көтүче булуына карамастан, ул бөек кеше, дөньядагы бар әхлак һәм иминлекнең тоткасы.

– Туфан Миннуллинның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясе, зур уңыш казанып, инде 30 елга якын Камал театры сәхнәсеннән төшми. “Микулай” керәшеннәр тормышын чагылдырган икенче театр әсәре булды. Ничек уйлыйсыз, ул шундый ук популярлык казана алырмы? Алмаса, ни өчен?

– “Микулай” “Гөргөри кияүләре” дәрәҗәсендә популяр була алмас, чөнки бу әсәр бөтенләй икенче жанрга корылган. Туфан Миңнуллин әсәренең уңыш казану сере аның җиңеллелегендә, шаян, көлкеле булуында. Безнең тамашачы нәкъ шундый спектакльләрне ярата. “Микулай” спектакле тамашачыны уйланырга, үз-үзенә бәя бирергә, үзенең язмышын, яшәү образын анализларга мәҗбүр итә. Бу бар кешегә дә кирәк түгел. Халык җиңел яшәргә өйрәнгән.

– “Тере” тавыш белән җырлаучы кызлар хоры, миңа калса, спектакльнең “фишкасы” булды. Бу кем идеясе иде һәм моңа ничек ирештегез?

– Керәшеннәр – җырчы халык, бу аларның канында. Керәшен җырлары ул үзе бер бай дөнья, үзе бер мирас, затлы хәзинә. Аларны белергә һәм сакларга кирәк. Әтием ул җырларны бик ярата, онытылып, күз яшьләрен йотып тыңлый; магнитофон тасмасына яздыра иде. Мин бу хәзинәне читләтеп уза алмадым, бу мирасны спектакльдә кулланырга кирәк, дип санадым. “Париж, Париж” җыры мине тетрәндерде.

– Театр белгечләре арасында “режиссер кулы уйнаган, Ренат Аюпов пьесаны үзенчә үзгәрткән”, кебек фикерләр дә ишетелде. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Мин фильмнар өчен сценарийлар язам. Фильм экраннарга чыкканда, ул режиссер исеме астында күрсәтелә. Чөнки ул аның авторлыгындагы хезмәт. Театрда да нәкъ шулай ук. Мин, кызымны кияүгә биргән кебек, пьесамны режиссер кулына тапшырам. Шуннан соң аның язмышы инде икенче кеше кулында, спектакльнең авторы – режиссер. Бу нормаль күренеш. Бүгенге көндә “Микулай”ны сәхнәгә ике режиссер куйды. Болар икесе ике төрле спектакль, икесе ике иҗат эше. Ике спектакль дә миңа якын, мин аларны кабул иттем.

– “Туганайлар”га биргән интервьюсында баш рольдә уйнаган Олег Фазылҗанов Микулайны үзе тудырган көчле образларның берсе дип атады. “Һәр халыкның үз милли герое була. Микулай да шундый герой булырга сәләтле. Татар халкының Әлмәндәр карты булган кебек, керәшеннең дә үз Микулае булды”, — диде ул. Сез аның белән ризамы?

– Бу сүзләр минем өчен зур мактау, дәрәҗә. Микулай ролен уйнаучы артист тарафыннан әйтелгән булуы бигрәк тә. Сәнгатьтә керәшен халкының да, һичшиксез, үзенең саллы, көчле герое булырга тиеш. Әгәр дә мин моңа ирешә алганмын икән, мин бик шат булыр идем.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: