Георгий Ибушев үз исемен алыштыру турындагы тәкъдимне кире кагуын сөйләгән
Хәбәрләр

Георгий Ибушев үз исемен алыштыру турындагы тәкъдимне кире кагуын сөйләгән

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты, шагыйрь Георгий Ибушевка заманында исемен татар исеме итеп үзгәртергә тәкъдим иткәннәр.

Бу турыда җырчы керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Андый җилләр миңа да кагылды. Телефоннарга кадәр ун-унбиш сантиметрга күтәрелде, өстәлгә суккач. Безнең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов бар иде. Әйбәт кеше иде ул. Әйдә, исемеңне алыштыр, я Гәрәй, я Гали, я теге-бу. Мин әйтәм, нишләп, минәйтәм, үз исемем бар бит минем. Син паспортта каласың, ди. Минәйтәм, юк, алыштырмыйм, нишләп сез алыштырмыйсыз соң, Илья булмыйсыз? Минем үз исемем бит ул, ди. Мин әйтәм: «Минеке нәрсә, эт исемеме әллә?». Кулын селтәде дә, шуннан калды», – дип уртаклашты Георгий Ибушев.

 

 Татар-информ


Нет комментариев