Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” – яхшылык үрнәге

13 апрель көнне Халыклар Дуслыгы йортында “Айбагыр” фольклор ансамбленең Олы көн уңаеннан оештырылган “Яхшылык һәрберебезнең йөрәгендә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Инде традициягә кергән әлеге чара быел да тамашачыны сюрпризлар белән куандырды.

Бәйрәм “Айбагыр” ансамбле сәхнәләштергән Олы көн күренеше белән башланып китте. Пасха көнне генә башкарыла торган матур йолаларыбызны җор һәм шаян телле ансамбль җырыучылары халыкка тәкъдим итте. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев һәм Казан Филармониясе солисткасы Марина Карпова матур җырлары белән сөендерделәр. Концерт программасының режиссеры һәм алып баручысы Петр Минеев, гади булса да, үзенең ихласлыгы белән тамашачы күңелен яулады.

Кичәдә балалар иҗатына аеруча зур игътибар бирелгән иде. Бертуган дәдәйле-энеле Николай һәм Андрей Казанцевлар бергәләп такмак әйттеләр, аерым-аерым да чыгыш ясадылар. Николай матур җыр сузса, Андрей, күңел кылларын тибрәтеп, җитди генә, саксофонда уйнады. Тамашачы “Карамельки” коллективына да карап хозурланды. Балалар, ике ай көн саен диярлек репетицияләр ясап, зур сәхнәгә менгәннәр. Чатнап торалар. Сабыйлар исә "Казаноргсинтез" заводында хезмәт куючыларның балалары. Алар да Галина Казанцеваның хезмәт җимешләре икән. Кичәгә тагын да тирән мәгънә өстәп, үзәкләргә үтеп керерлек шигырьләр дә укыдылар. 

Бәйрәмне “Айбагыр” ансамбле Питрау күренеше белән тәмамлады. Халыкчан итеп, чын күңелдән уйнадылар, шул ук вакытта, шаян сүзләр белән тамашачыны да ял иттерделәр. Җиләкле һәм чәчәкле Питрау шаукымы бөтен залга таралды. Шулай да, тамашачыга “Айбагыр” ансамбленең чыгышы бик аз кебек тоелды. "Айбагыр"ның моңлы җырларын кич буе рәхәтләнеп тыңларбыз дип килгән идек", - диештеләр, бераз канәгатьсезлек белән залдагылар. Татлы нәрсә күп булмый, диләрме? Бәлки, чара да нәкъ шул уйлар белән әзерләнгәндер... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев