Тукачовлар гаиләсендә малай туды.
Аида үзе Питрәч кызы, Җырчы Җәкәү йорты хезмәткәре, ире – Василий Кукмара районының Село-Чура егете.
«28 ноябрьдә Казанның 1нче балалар табу йортында улыбыз дөньяга килде. Мин дә, бала да үзебезне яхшы хис итәбез. Гаилә елында без яңа статуска ия булдык», – дип язды Аида үзенең иң зур шатлыгы белән уртаклашып.
Тукачовлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Уллары бәхетле, сау-саләмәт һәм аталы-аналы – алтын канатлы булып үссен.
Нет комментариев