Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск районында “Керәшен чибәре”н сайлыйлар

Сәйтәк авылы клубы, Менделеевск районы мәдәният бүлеге ярдәмендә, “Керәшен чибәре – 2018” I район матурлык һәм талант конкурсы уздыра.

Бәйгенең максаты булып әлеге төбәктәге яшьләр арасында керәшен мәдәниятен үстерү, эстетик һәм патриотик тәрбия бирүгә йогынты ясау тора.

Конкурста район территориясеннән 15тән 23 яшькә кадәр кызлар көч сынаша. Бәйгенең программасы буенча, кызлар милли киемнән чыгу, үзең белән таныштыру, кулинарлык осталыкларын күрсәтү, интеллектуаль тур һәм иҗади чыгыш буенча ярышачак. Жюри аларны “Иң сылу кыз”, “Иң уңган кыз”, “Иң оста пешерүче”, “Иң ягымлы кыз”, “Иң тапкыр кыз”, “Иң зыялы кыз”, “Иң сөйкемле кыз” номинацияләрендә бәяләячәк. “Халык гүзәле” титулы социаль челтәрдә тавыш бирү буенча билгеләнәчәк. Иң күп баллар җыйган кызга “Керәшен чибәре” исеме биреләчәк.

Конкурсның сайлап алу туры 1 июнь көнне Сәйтәк клубында узган. Анда Сәйтәк, Иске Гришкин, Бөрешле һәм Камай авылыннан кызлар катнашкан. Әлегә конкурсның икенче – әзерлек туры бара, кызлар репетицияләргә һәм мастер-классларга йөри.

Бәйгенең финалы 23 июньдә, Сәйтәк авылы клубында театральләшкән конкурс буенча, эстрада җырчылары һәм иҗади коллективлар чыгышлары белән үрелеп барачак.

Менделеевск районында “Керәшен чибәре” исеменә лаек булган кызны 14 июльдә Җөри авылында “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале кысаларында узучы “Кряшен чибяре” конкурсына көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев