Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевлылар Егор Уткинны искә алды

27 июльдә Менделеев районының күренекле шагыйре Егор Васильевич Уткинга 90 яшь тулган булыр иде.

Чараның рәсми өлеше Бөрешле авылында узды, Егор Васильевч шунда туган. Истәлекле таш янына Уткиннар гаиләсе, авыл халкы, укучылар, кунаклар җыелды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Константин Макаров, Егор Васильевичның үз чоры шагыйре булуын әйтеп үтте. Ул үзенең шигырьләрендә Бондюг җиренең матурлыгына, хезмәт кешеләренә мәдхия укый.

– Бу шигырьләр бүгенге көндә дә актуаль, аларны яшь буынның укуы шатландыра, – диде Константин Геннадьевич.

Чынлап та, Бөрешле мәктәбе укучылары якташларының шигырьләрен сөйләделәр.

Хезмәт ветераны Александра Кабаева үзенең Егор Уткинга бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

– Истәлек ташы очраклы урнаштырылмады. Нәкъ шул урында Уткиннар йорты иде. Егор кечкенәдән тирән фикерли белүе, кызыксынучанлыгы һәм җитдилеге белән башкалардан аерылып торды. Аның армиягә китүе турында без берничә көн узгач кына белдек. Булачак солдат шау-шулы озатуларны оештырмады, әйберләрен җыйды да Ватаныбызны сакларга китте.

Уткинның улы Игорь Егорович, җирлек башлыгы Лидия Смирнова, «Победа» җәмгыяте директоры Геннадий Козлов шагыйрь турында бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Егор Уткинның йорты урынындагы истәлекле ташка чәчәкләр салынды. Менделеевск шәһәренең Октябрьская урамындагы шагыйрь яшәгән йорт стенасындагы истәлекле тактага да, якташларының ихтирам билгесе буларак, чәчәкләр куелды.

Менделеевск Яңалыклары, Рәхилә Мирзаянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев