Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен чибәрләре финалга әзерләнә

Конкурсанткалар вокал, хореография буенча мастер-классларда катнаштылар, "Кряшен чибяре” гимнын яздырдылар

8 июль көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Кряшен чибяре – 2021" конкурсының әзерлек этабы башланды. Мәдәни үзәккә 9 чибәр кыз – Мамадыштан – Алёна Евдокимова, Анастасия Шумитова, Оксана Федорова, Питрәчтән – Аида Сахарова, Маргарита Петрова, Сарманнан Лиана Антонова, Кайбычтан – Марина Тараканова, Зәйдән – Ангелина Кузьмина, Тукай районыннан Лиана Самойлова килде.

Иң элек кызлар "Кряшен чибяре" конкурсы режиссёры Эльмира Кашапова һәм башкарма директоры Юлия Дувалова белән очраштылар. Алар конкурсанткалар белән танышты һәм әзерлек этабының тәртибе турында сөйләде. Шунда ук кызларга "Кряшен чибяре" конкурсы логотибы төшерелгән футболка, кепка, блокнот һәм ручка өләштеләр.

Шуннан соң, конкурсанткалар "Бәрмәнчек" ансамбленең балет артисты Радик Шәйхетдинов үткәргән мастер-класста катнаштылар. "Радик Шәйхетдинов белән конкурсның ачылышын кабатладык. Анда без үзебез чиккән рушниклар белән үзебез пешергән ипине алып чыгачакбыз", – дип аңлатты Мамадыш районыннан килгән конкурсант Алёна Евдокимова.

Көннең икенче яртысында "Бәрмәнчек" ансамбленең баш хормейстры Эльвира Камалова вокал буенча мастер-класс үткәрде. Анда чибәрләр "Кряшен чибяре" конкурсының гимнын өйрәнделәр. Гимның авторы – Геннадий Макаров. Эльвира Камалова кызларга вокал буенча киңәшләрен бирде, җырлаганда кыюрак булырга өндәде: "Җырда бар нәрсә дә сизелә. Оялчанлык – матур сыйфат. Әмма бу конкурста сез кыю булырга тиеш", – диде ул.

Җырны өйрәнгәч, кызлар мәдәни үзәкнең тавыш яздыру студиясенә менделәр. Анда алар танылган музыкант Азат Хөсәенов белән гимны яздырдылар. Әлеге гимн конкурсның финалында яңгыраячак.

Узган елларда чибәрләр конкурсында йола күрсәтү биреме бар иде. Быел йолалар күрсәтү өлешен үзгәрткәннәр. Эльвира Камалова сүзләренчә, бу йолаларны сәхнәдә күрсәтүнең күп көч һәм вакыт алуы белән бәйле. Йоларга багышланган лекциядә Эльвира Камалова яңа формат турында сөйләде: "Йолалар күрсәтүне видеоформатка күчердек. Керәшен чибәрләренә керәшен йолалары алдан яздырылган видеолар күрсәтәчәкләр. Алар видеода нинди йола күрсәтелгәнен әйтергә, аларның районнарында, авылларында бу йоланы үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләргә тиешләр".

Эльвира Камалова бу биремгә җитди карарга кушты. "Йолаларны белү – "Кряшен чибяре"нең төп бурычы. Сез конкурс алдыннан зур эш башкарырга тиешсез – китаплар укырга, бу турыда өлкәннәрдән сорарга", – диде ул.

Иң соңгы мастер-класс заманча бию буенча булды. Аны да Радик Шәйхетдинов алып барды.

Әзерлек этабы 10 июнь көнне тәмамланачак. Шушы көннәрдә керәшен чибәрләре фотосессиядә катнашачаклар, видеовизитка төшерәчәкләр. 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2021” – “Кряшен чибяре” мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”н һәм Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре”н сайлаячаклар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев