Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җәмле Җураш буйларында» фестивале гаризалар кабул итә

Керәшен мәдәнияте фестивале Менделеевск районында узачак.

1 октябрь – 12 ноябрь көннәрендә "Җәмле Җураш буйларында" керәшен мәдәнияте фестивале оештырыла. Ул узган елларда онлайн форматта узса, быел Татарстанның Менделеевск районында үтәчәк. Фестивальне оештыручылар  – Үзәк клуб системасы, Халыклар дуслыгы йорты, Менделеевск муниципаль районының керәшеннәр җәмгыяте.

Катнашучылар 2022 елның 30 октябренә кадәр фестивальне оештыручыларның электрон почтасына – mend.cks@mail.ru гариза, иҗади программасын һәм аның номерның сценариен, һәр катнашучыдан шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык җибәрергә тиеш. 

Катнашуга фольклор юнәлешендә эшләүче вокаль, хреографик коллективлар һәм аерым башкаручылар чакырыла. Катнашучыларның яше 7дән өстә булырга тиеш.

Конкурс "Фольклор ансамбль", "Милли бию", "Вокал (соло)" номинацияләрендә узачак. Сайлап алучны узган катнашучыларны мәртәбәле жюри бәялиячәк.

Фестиваль үзе 12 ноябрьдә Менделеевск районының Иске Гришкин авылы мәдәният йортында узачак. Шул ук көнне фестивальнең лауреатларын билгеләячәкләр.

Фестиваль турында тулырак аның положениесеннән укыгыз.

Фото: КЦ Я.Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев