Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Закхей атлы бай кешенең җазыкларын Ходай ни өчен кичергән? – Үгет

Закхей бик бай булса да, гел рәхәттә генә торса да, җаны һич тә тукланмаган, күңеле тынычланмаган, байлыгы күзенә күренми башлаган.

Әлеге үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. 


Закхей атнасында äйтясе ÿгет
Эй туганнар! Бöгöн Евангелiедя Iисусъ Христоснын Iерихонъ каласына кергянен укыганны сез эшеттегез. Бу калада мытарьлар башлыгы Закхей атлы бер бик бай кеше булган, ул ич бер нястягя жöдямягян, ней эшлясе кился, шуны кыларга кыуаты житкян.
Шулай шул, aр-кайсыбыз кюnелебездян: бай теляся ней эшлей, ул барын да кыла, анын äр-бер жагы житеш, байлар рäхяття тора диб уйлыйбыз. Жук, туганнар, Закхей бик бай булса да Христосны бик кюрясе килгян диб, äйтеля. Алай булгач, дöньядя байлыктан артык бер нястя булырга тейеш; ул ней икян? Ул ÿзебезне, кюкне, жирне, äр-нейне булдырыучы Алла, жаннарыбызны Коткарыучы Христосъ, мяnге рäхят тормош.
Закхей бик бай булса да, гел рäхяття гня торса да, анын жаны ич-тя тукланмаган кюnеле ич-тя тынычланмаган, байлыгы кюзеня дя кюренмей башлаган. Шул сяятлей ул жугарыдагын уйлаб, караnгыдан жактыга, жирдян кюккя кютяреляргя исяб тотоб, äр нейне булдырыучы Алланы эзлей башлый. Ул Христоснын калага килгянен эшетеб, кеше арасыннан кюря алмам диб, Христосъ ÿтясе жул буйындагы агачка менеб торган. Искиткеч, дöя иня кюзеннян ÿтя, бай Кюк Падшалыгынын улы була, иn жазыклы Закхей жакшыга алмаша, мытарь жазыкларыннан тазара. Шундый кешеляр Iисусны, жазыклы кешегя керде диб жаратмаганнар. Тик Iисусъ äйткян: ул да Авраамъ улы, Давидъ улы жугалганнарны эзляб табыб коткарыйым диб килде, дигян.
Эй Христосъ денен тотоучылар! Закхей Iерихонъ каласында торган кюк, без дя жир öстöндя торабыз, жан тынычлыгыбыз да, уйыбыз, кюnелебез дя Христосъ Израильгя кергянче, уйлаган Закхей уйына, анын кылмышына ошаулы тÿгeлме? Уйлаб карасак, гел шулай дöнья малынын исябен исяблей-исяблей, äлля кайда булган кюкне, кюктяге мяnге тормошно исебезгя тöшермейбез; бай булыб, кадерле тороуны сöябез, äммя бар нястядян артык сöйöб, жалан кюз алдыбызда тотарга тейешле Алланы исебезгя аз тöшерябез. Эй туганнар! Бу бай Закхейдян без дя габрят алыйык. Aнын шикелле дöнья мäшäгäтляре, тормош сагышлары арасында торган чагыбыздук, жаныбызны котолдорорга, Алланы эзляб, Аны сöйöйöм дигян, кеше шушы Закхейдян габрят алсын, анын кюк тейешлечя, жаны турысында уйга тöшöб, ÿзенен кайда торганын, ней öчöн булдырылганын исяблясен; шулай кылган кеше котолмой калмас.
Тик без äлля ничек бу уйны кюnелгя китеря алмыйбыз, äммя бай булсак ыйы да, рäхятлянеб торсак ыйы диб кня тырышабыз, гумеребезне дöнья малы артыннан жöрöб уздырабыз. Дöрöс, дöньядя торгач, тормошка киряклесен дя уйларга тейеш, äммя шул арадук кюктя торасыnны да уйла, аны да исеnя тöшöр. Бу дöньядя мяnге тормабыз, ÿлярбез, ÿлгяч мяnге торасы жиребезне дя кюnелебезгя китерейек. Жирдя мал кюбе арыу, äммя теге дöньядя изгелегеn кюб булса, бигеряк тя жакшы; кеше кюзе алдында бай булыб тороу да äйбят, äммя Ходай карышысында, изгеляр жанында, мяnге сöйöнöчтя тороу бигеряк тя жакшы булыр. Алай булгач жирдя бай тороу да арыу, äммя кюктя рäхяття тороу бигеряк тя жакшы. Шул жирдя тороучы аnар житяр кюк теймей ничек заркыб тора, бар уйы, торган исябе тыуган жирендя, ÿскян илендя була, тяне белян чиття торса да, уйы, кюnеле жортонда була, шунын кюк без дя, ÿзебезне-ÿзебез чит жирдя торабыз диб белейек.
Алла безне бу жиргя бераз торорга гна жибяргян диб уйлыйык, äммя уйыбыз, кюnелебез белян тöб жиребезгя, мяnге торасы жортобозга кайтырга ашыгыб торойок, кюктяге Атабыз жанына барасыбызны жалан исебездя тотойок.
Эй Христосъ денен тотоучылар! Тянебез Ходай турысында уйларга салдыб булса да, жаныбыз туктаусыз жугарыдыгын уйлый, Алладан алынган ошашын äрям итясе килмей, тик без аны сизеб житкеря алмыйбыз, жя тормош сагышларын исябляб, арыу уйларыбызны басыб бетерябез. Нейлектян кай чагында кеше дöньядя ич-тя тынычлык таба алмый, дöньянен кызык äйберляре дя аны жыуатмый, байлыгына да, кыйбатлы äйберляреня дя кюnеле кермей? Кая караса да, бер нястясе житешмягян кюк тея? Шунныктан, бу безнен жаныбыз, ул жугарыдагын уйлаб жамансылый, арыу эшляре жукка кайгыра, кюктя ней буласын сизеб тынычланмый. Алла мяндясе изге Алексейгя карыйык: ул бик бай, бик затлы кешенен улы булган, алай булса да, кябен кыйган кичнюк сöйöклö кушын, атасын, анасын, жортон, жирен ташлаб, чит жиргя китеб, хäйерче кейемнярен кейенеб, садака белян туйыныб торган: шулай 18 жыл жöргяннян суn, атасы жортона, кайтыб, кабка тöблярендя тагы 18 жыл ÿзен-ÿзе ич кешегя сиздермейче, Алла какына бик читтенекляргя тюзгян.
Ул ник болай жöрдö икян? Жанын коткарыр öчöн жугарыдагыны уйлаб, тöб жиреня, ÿз жиреня кайткач, мяnге рäхяття торор öчöн. Эй туганнар! Жаныбыз Ходай турысын гна уйлый, Аnар гна кызмят итясе киля шул, алай булгач, тянебезгя дя гелюк ирек куймыйык. Няпесляребезне дя тыярга тырышыйык, Алладан кыуат соройок, äгярдя Алла булышмаса, жаныбызга да, тянебезгя дя тынычлык Ул бирмяся ничек тынычландырырбыз? Ничек итеб жаныбызны жыуатырбыз? Тик бер Ул гна тынычлык биреÿче шул. Алай булгач кюктяген без дя уйлыйык. Давидь пагамбярнен: Кюктя минем ней бар? жирдя дя Синнян бютянне ней телейем? кюnелем дя, тянем дя (Сиnа ) эрей, эй Алла, Син кюnелляребезнен Алласы, гумерле öлöшöм. Мына ÿзлярен Синнян биздертеÿчеляр хäряб булдылар шул, Синнян бютянгя табыныучынын Син äр-берсен жугалтыб бетердеn, äммя минем öчöн Аллага кушылыу, öмöтöмнö Ходайга салыучы Сiонъ кызынын кабкалары тöбöндя бар данында сöйляy жакшы (Пс. 72, 25-28), дигянен исебездя тотойок.
Бер Ходай Iисусъ Христоснын безне жолар öчöн кюктян иnеб жиргя килгянен, äр-кемне Ÿзе белян кюккя алыб менейем диб качка кадакланыб, каты азабка чыдаганын да исебезгя тöшöрöйöк. Ул бу читеннекляргя, бу азабларга минем öчöн тюзгян, мин äдямне äрям булыудан саклар öчöн чыдаган диб уйлыйык. Анын тормошоннан, Анын эшляреннян габрят алыйык. Äгяр дя Ул кушканча торсак, Ул öйряткянчя торсак, без дя котолорбыз, тынычланыб, тoб жиребезгя, ÿз жортобозга кайтырбыз. Анда тел белян äйтеб житкезмяслек, кюз белян караб бетермяслек рäхят, тыныч урын äзер, Ходай пяриштяляре, Херувимняр, Серафимняр даннау жырлар.
Эй туганнар! Жаныбыз турысында уйласак та жирдя тороуны кöн-тöн уйлыйбыз, туктаусыз сагышланабыз, кюктягеннян алай итеб тя артыннан житя алмыйбыз, ÿзебезнен жирдя каласын уйламыйбыз. Аn булыйык: калдыгыбызда кюктяге öчöн тырышыйык, хäлебез житкянчя, кöчöбeз житкянчя жугарыдагын эчебезгя кертергя тырышыйык, жакты уйларны, арыу эшляребезне эшляб, Алланы жалан истя тотойок, Ходай эшлярен, сюзлярен тыnнаб, кюnелебезне жактыртыйык, уйыбыз äр-тöрлö жакшылыкка тулыландырыйык. Жук-жабыкка булышыйык, жöдягянгя акыл, абтраганга исяб бирейек, беряÿне-беряÿне рянжеткян булсак  аnар артыгы белян кайтарыйык. Ÿлясебезне жалан исебездя тотойок, ÿлгяч мяnге азабка тöшмясям эйе, Кюктяге Падшалыгына öлöштяш булсам ыйы, дöньядяге изгелекляребезне Алла öчöн булсын диб, тырышыб алдан кылыйык.
Шушылай кылсак, мытарьга изгелек иткян, Закхейнын жазыкларын кичергян Ходай безгя дя: бöгöн бу öйгя котолоу килде, ул да Авраамъ улы, дирер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев