Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Иманнар. Ураза вакытында келәү итү аеруча да кирәк

Ураза - ач тору вакыты гына түгел, ә күңел һәм тән нәпесен тыю, арулыкка омтылу көннәре.

Иманнар үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде.

1-нче иман, изге оло Макарiйныкы, Алла Атага.

Эй мянге Алла, эй бар булдырылганнарнын Падшасы, мине бу сагяткя житешергя тейешле кюреyче, бoгoн эш белян дя, сюз белян дя, уй белян дя кылган жазыкларымны миnа кичер. Эй Ходай, минем мескен жанымны да, тянемне дя, тынымны да aр-тoрлo шакшылыгыннан тазарт. Эй Ходай, бу тoннo тыныч жоклаб yткязергя миnа булыш, мин жарлы гна урнымнан тороб гумеремнен бар кoннярендя дя Синеn арыу исемеnне даннасам ыйы. Шулай итеб миnа карышылык итеyче тянне, тянсез дошманнарны жиnсям эйе. Эй Ходай, мине шакшыландыра торган жаман няпеслярдян, буш уйлардан мине коткар. Эй Ата, Ул, Святый Тын, Падшалык, кыуат, ололок Синеке, aле дя, aр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

2-нче иман, изге Антiохныкы,безнен Ходайыбыз Iисусъ Христоска.

Эй Барын да тотоучы Алла Сюзе, эй иn кадерле Iисусъ Христосъ, Yзеnнен кюб изгелегеn какына мин мяндяnне ташлама, aммя жалан минем белян була кюр. Эй Yзеnнен сарыкларыnны арыу кoтoyче Iисусъ, мине жыланнын усаллыгына ирек бирмя, мине шайтан иркеня калдырма, миндя yлем орлого бар шул. Эй без табына торган Алла Ходай, изге Падша Iисусъ Христосъ, Yзеnнен бетмей торган жактыn белян oйрянеyчеляреnне арыуландырган, Святый Тыныn белян мине жоклаган чагында сакла. Эй Ходай, жоклаган урнымда мин жараусыз мяндяnя котолоу бир. Минем уйларымны Yзеnнен Арыу Евангелiеnне аnнаулык жактысы белян жактырт. Жанымны Качыnны сoйoyлoк белян, кюnелемне таза, изге сюзляреn белян, тянемне няпеслярне басылдыра торган азабларын белян, уйымны Yзеnнен жыуашлыгыn белян саклаб, тейешле багытта мине Yзеnне даннарга торгоз. Син Була башлаган чагы жук, Атаn белян, иn Изге Арыу Тыныn белян гумергя даннаулы шул. Аминь.

З-нчo иман, изгелекле Святый Тынга.

Эй Ходай, Кюк Падшасы, жанга Тынычлык, кюnелгя чын белем Биреyче Тын, изгелекле кюnелеn белян мин жазыклы мяндяnне жарлыкаб, мин тейешсез мяндяnя бoгoнгo жазыкларымны барын да ташла, кичер, aдям кюк мин бoгoн жазыкландым, aдям кюк кня тoгoл, aммя терлеклярдян дя начаррак кыйландым, минем иректян, ирексездян, белеб, жя белмей кылган жазыкларым, жяштян начарлыкка кюнеккяннектян, оятсызлыктан, oмoтсoзлoктян, Синеn исемеn белян карганган булсам, жя кюnелем белян исемеnне курлаган булсам, беряyне-беряyне тиргягян бул­сам, ачыуланыб aляклягян булсам, жя кайгырткан булсам, жя бер-бер нястягя ачыуланган булсам, жя алдаган булсам, жя тейешсез багытта жоклаб жаткан булсам, жя минем катка жарлы килеб аны кабыл алмаган булсам, жя туганымны кайгырткан булсам, жя беряyне айыблаган булсам, жя мактанган булсам, жя олосымакланган булсам, жя ачыуым килеб жарсыган булсам, жя мин теляктя торганда уйым бу дoньянен начарлыгына ауышкан булса, жя арыулыктан ауышыуны уйлаган булсам, жя артык ашаган булсам, жя артык эчкян булсам, жя тилереб кoлгян булсам, жя начар эшлярне уйлаб жoргян булсам, жя кешедя aибят aйбер кюреб аnар кюnелемне салган булсам, жя тейешсез сюз сoйляшкян булсам, жя туганымнын жазыгыннан кoлгян булсам, минем шул жазыкларым санаб бетергессез, жя теляк итяргя жалкауланган булсам, жя бютян тагы исемя килмей торган жаман эшлярем булса, алары бу aйткянняремнян дя кюбряктер. Шуnар кюря эй мине Булдырыучы, Башкарыучы, мин oмoтсoз, тейешсез мяндяnне жарлыкаб Yзеn Кеше сoйoyче изгегя кюря миnа ташла, чиш, кичер. Мин жазыклы, азгын, жараусыз, тынычланыб жоклаб тoннo yткярсям эйе. Аннары Сиnа табыныб иn кадерле исемеnне Ата белян, Анын Жангыз тыуган Улы белян жырлаб даннасам ыйы, aле дя, aр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

4-нче иман, изге оло Макарiйныкы.

Эй безгя кюб арыулыклар биргян Yлемсез Падша, Кеше сoйoyче, жумарт Ходай! Мин Сиnа ней кайтарыйым, Сиnа ней китерейем, мин Сиnа жараулыны кыларга жалкауланыб ич-тя арыулык кылмаган мяндяnне шушы узган кoннoн азагына китереб житкездеn.Жанымны тяyбя итеб котолошлы итеб тoзягянеn.Мин жазыклыга, aр-бер арыу эшкя жалангачка изгелекле бул. Минем чамасыз жазыклар белян шакшыланыб жыгылган жанымны кютяреб торгоз. Бу кюреня торган тормошнын жаман уйларын бoтoнняй миннян алыб ташла. Эй бер гня жазыксыз Ходай, миnа жазыкларымны кичер, бoгoнгo кoннo ней белян гня булса да, белеб, жя белмей, сюз белян, эш белян, уй белян, бар тойоноуларым белян жазыкланган булсам да, миnа кичер. Син Yзеn мине Аллалык кыуатыn белян, aйтеб житкезеyсез сoйoyлoгon какына, aр-тoрлo карышыучы нястядян жабыб сакла. Эй Аллам, Yз кыуатыn белян мине тазарт, минем кюб жазыкларымны тазарт. Эй Ходай, мине жаманнын ауыннан котолдороб, минем жанымны коткарыб зур дан белян килгян чагыnда жoзonнoн жактысы белян мине жактыртырга ризалык ит. Хазер дя айыбланмыйчы жоклаб китсям эйе. Мин мяндяnнен кюnеленя тoрлo уйлар китермейче, саклаб, шайтаннын aр-бер эшлярен миннян кыуыб жибяр. Минем кюnелемнен акыл кюзлярен жактырылдыр, мин yлем жокосо белян жокламасам ыйы, минем жанымны да, тянемне дя сакларга oйрятеyче, тынычландырыучы, саклаучы Пяриштяnне жибяр. Ул мине дошманнарымнан аралаб алсын ыйы. Мин урнымнан тороб Сиnа тау итеy теляге китерсям эйе. Эй Ходай, мин жазыклы, aр-тoрлo тыйнаклыктан жарлы мяндяnне эшет. Мин урнымнан торгач Синеn сюзляреnя oйрянсям эйе. Yз пяриштяляреn белян жаман тын жибяря торган моnайыулыкны жырак кыуыб жибяр. Синеn арыу исемеnне тау итеб даннасам ыйы. Алланы тыудырган иn Таза Кыз Марiяны да жалан даннасам ыйы, Син Аны без жазыклыларны жаклаучы итеб биргянеn. Анын безнен oчoн иткян теляген кабыл ал. Ул да Синеn кеше сoйoyлoгеnя ошашлы булыб безнен oчoн теляк итеyдян тукталмаганны мин белямен. Анын жаклауы буйынча, бар изгелярен какына, эй Аллабыз Iисусъ Христосъ, кадерле Качыnнын билгесе белян изгелегеn какына минем жарлы жанымны саклаб тор. Син даннаулы гумергя. Аминь.

5-нче иман.

Эй Ходай Аллабыз! Бoгoн эш белян булса да, сюз белян булса да, уй белян булса да кылган жазыкларымны барысын да Син изгелегеn какына, aдямне сoйoyлoгеn какына миnа кичер. Миnа рахят, тыныч жоко бир, aр-тoрлo усал нястядян жабыб сакларга Пяриштяnне жибяр: жаннарыбызны, тянняребезне саклаучы Син Yзеn. Син Атага, Улга, Святый Тынга дан китерябез, aле дя, aр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

6-нчы иман.

Эй без ышана торган Ходай Аллабыз, без Синеn исемеnя бютян aр-бер исемнян дя бигряк сыйынабыз, без жокларга тороучыларга жаныбызга да, тянебезгя дя тынычлык бир. Aр-тoрлo жаман, азгын уйлардан безне сакла, безнен тян няпесляребезне басылдыр, безгя эшляребездя дя, сюзляребездя дя шиксез торорга кыуат бир, без Син безгя бирясе изгелеклярдян буш калмас oчoн арыу эшляр гня кылыб торсак ыйы, Син шул гумергя даннаулы. Аминь.

7-нче иман, изге Iоаннъ Златоустныкы (кoннon, тoннon сагятляре санынча, 24 иман

1.         Эй Ходай, Син мине Кюктяге дяyлятеnнян буш калдырма.

2.         Эй Ходай, мине мянге азабтан коткар.

3.         Эй Ходай, уй белян, жя исяб белян, жя сюз белян, жя эш белян кылган жазыкларымны кичер.

4.         Эй Ходай, мине акылга китер, онотолдорма, жанымны жoдяyгя калдырма, каты кюnелемне жомошат.

5.         Эй Ходай, мине aр-тoрлo алданыудан сакла.

6.         Эй Ходай, минем азгыннык карангыландырган кюnелемне жактырт.

7.         Эй Ходай, мин жазыклы кеше, Син кызганыучан Алла, Син минем халсезлянгян жанымны кюреб, мине жарлыка.

8.         Эй Ходай, миnа Синеn арыу исемеnне даннатырлык жакшы эшляр кыларга кыуатыnны биреб булыш.

9.         Эй Ходай Iисусъ Христосъ, мин мяндяnне терелек княгясеня жаз: yлгяч миnа арыу урын бир.

10.       Эй Ходай Аллам, минем Синеn алдыnда кылган бер дя жакшы эшем жук, Син миnа Yз изгелегеnнян арыу тормош башларга кыуат бир.

11.       Эй Ходай, минем кюnелемне Yз изгелегеn белян жомошатыб арыула.

12.       Эй Кюкне, жирне булдырган Ходай, мин усал, карангы, жирянгеч мяндяnне Падшалыгыnда исеnя ал. Аминь.

           

1.        Эй Ходай, мин тяyбягя килеy очон тырышам, мине кичер.

2.         Эй Ходай, мине ташлама, миnа булыш.

3.         Эй Ходай, мине тыгызлыкка туры китермя.

4.         Эй Ходай, миnа арыу исяб бир.

5.         Эй Ходай, yлясемне исемя китереб, кюnелемне жомошатыб мине жылат.

6.         Эй Ходай, жазыкларымнан кайтырга миnа сагыш бир.

7.         Эй Ходай, мине жыуашландыр, кюnелемне тазарт, кушкан сюзне тыnнаучан ит.

8.         Эй Ходай, мине тюземне ит, чыдам жанны ит, сабырлыклы ит.

9.         Эй Ходай, Синнян куркыудан að-òoðëo арыу эшляр буладыр, айса Син Yзеnнян мине Yзеn куркыт.

10.       Эй Ходай, булган жанымнан, булган уйымнан Сине сoйoб, бар эшемдя дя Син кушканча кыларга миnа кыуат бир.

11.       Эй Ходай, мине усал кешелярдян, шайтаннардан, няпеслярдян, aр-тoрлo жарамаган эштян коткар.

12.       Эй Ходай, Син Yзеn дигянчя кыласыn, Синеn иркеn мин жазыклыга да булсын, Син мянгегя данналыб торасыn шул. Аминь.

8-нче иман, безнен Ходайыбыз Iисусъ Христоска.

   Эй Ходайым Iисусъ Христосъ, Алла Улы, Синеn кадерле Таза Анаnнын, алдыnнан килеyче Чумылдырыучы пагямбяр Iоаннын, Алланы сoйляyче Апостолларнын, арыулык белян жиnгян жакты азабланыучыларнын, кюnеллярендя Алланы жoрткян жараулы аталарыбызнын, бар ayлеяляреnнен дя телякляре какына мин мяндяnне aле миnа киля торган женнярнен ауларыннан котолдор. Эй Ходайым, Булдырыучым, Син жазыклынын yлеyен телямейсеn, aммя жазыгыннан кайтыб тере тороуын телейсеn. Мин бичарага да жазыгымнан кайтырга булыш, харяб итеyче жыланнын сызгырыб жотоб, тере кoйo тамукка тoшoрoyеннян мине аралаб ал. Эй Ходайым, минем тынычлыгым, мин бичара oчoн, минеке кюк тянгя кейенгянеn, бичаралыктан мине жолоб чыгар. Минем мескен жаныма тынычлык бир. Минем кюnелемя начар эшлярне ташлаб, Син кушканны кылыу уйын бир. Шулай итеб Син бирясе рахятлекне алсам ыйы, Сиnа oмoтляндем, эй Ходай, мине сакла.

9-нчы иман, изгелекле Алла Анасына изге Петръ Студiйскийныкы.

  Аллабызнын Син иn кадерле Таза Анасына, булганнарнын Кыз Падшасына, мин мескен жыгылыб инялямен, мин туктаусыз жазыкланыб Синеn Улыn, минем Алламнын ачыуын китерямен, кюб табкыр тяyбягя килсям дя, Алла алдында алдаучы буламын. Aлля инде Ходай мине бoтoнняй бетерер микян диб, калтраныб кна тяyбя итямен. Шуннан суn yзем тагын ук шуны кыламын. Эй Алланы тыудырган оло Башкарыучыбыз, мыны белеб Сиnа инялямен, мине жарлыкасаn ыйы да, арыулык кыларга кюnелемне ныгайтсаn ыйы. Эй Башкарыучы Алланы тыудырыучы, Син белясеn ич: мыннан ары мин yземнен жаман эшляремне кюрялмас буламын. Aммя бар кюnелем белян Алламнын законын сoямен. Эй иn Таза оло Башкарыучы, тик белмейем бит: нишляб кюрялмый торган нястямне тагын сoямен, aммя арыулыкны кылмыйым. Эй иn Таза Кыз, Син Yзеn миnа yз иркемне кыларга ирек бирмя, ул бит жараулы эш тoгoл. Aммя миндя Синеn Улыn, минем Алламнын ирке булсын, Ул мине коткарсын, акылга кертсен, Святый Тыннын дяyлятен бирсен, мыннан былай мин шакшы эшлярне кылыудан туктасам ыйы да Синеn Улыnнын кушканын кылыб торсам ыйы. Аnар aр-тoрлoчя даннау, кадерляу, тотоучылык тейешле, Була башлаусыз Атасы белян, Тере итеyче, изгелекле Святый Тыны белян, aле дя, aр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

10-нчы иман, изгелекле Алла Анасына.

Эй изге Падшанын изгелекле Анасы, Алланы тыудырган даннаулы иn кадерле Марiя, Yз Улыn безнен Аллабызнын изгелеген минем няпесле жаныма иnдереб, телякляреn белян мине жакшы эшляр кыларга oйрят. Мин калган гумер кoнняремне жазыксыз yткязеб Синеn арткылы жомак табсам ыйы, эй Алланы тыудырган Кыз, Син кадерле, даннаулы бер гня.

11-нче иман, саклаучы изге Пяриштягя.

Эй Христосъ Пяриштясе, мине саклаучы изге, бoгoн кылган жазыкларымны барын да миnа кичер, усал дошманнын aр-тoрлoчя алдауыннан мине коткар, бер жазык белян дя Алламнын катерен калдырмасам ыйы. Мин жазыклы усал мяндя oчoн теляктя бул, Святый Oч ипостасьле Алланын да, Ходайым Iисусъ Христоснын Анасынын да, бютян ayлеялярнен дя изгелекляреня тейешле итеб кюрсят мине. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев