Туганайлар

Татарстан

18+
Җан җал иткәндә

Вәт, әйткән бу тостны... (мәзәк)

Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче җор сүзле карендәшебез Демьян Даниловның чираттагы язмасы.

Яшерен-батырын түгел инде, быел минем ике чигәдә дә өчәр бөртек ак чәч, маңгайда бер кечтеки генә сыр барлыкка килде. Сине биш бармагы кебек белгән авылдашларыңнан тормыш карандашы белән маңгаеңа ясалып куйган рәсемнең нәрсәсен яшереп торырга?! 

Уфтанып әйтүем түгел, үткән гомерләр өчен укенергә язмасын. Ни дисәң дә, ир уртасы чорына җителгән, быел миңа 50 тулып үтте. Әле үземне 18дәге кебек хис итәм дисәм, ышанмассыз. 18дәге кешенең 20 яшьлек малае булмый дип әйтерсез. Алай да, үземә 26дан олырак яшь бирә алмыйм, чөнки күңелем яшь, йөрәк тә әллә кайларга җилкенә…

Ә менә иптәш малай Анатолийга 25тән артыгын берничек тә биреп булмый, чөнки әле ул яшьрәк күренә. Әллә миннән ике айга соңрак туганга, әллә юбилеен алып баручы артист Фәрит Галиев әйтмешли, «кеше эшләгәндә өйрәтеп-шомартып басып торырга яраткангамы»? Белмәссең. Аның маңгае да шоп-шома, чәче дә агармаган.

Шуның 50 яшьлек юбилеенда утырганда нечкә генә билле, яшь кенә бер туташ гади генә түгел, романтик хискә бирелеп китеп, озын иттереп матурлап тост әйтте. Хәтта, ул көнне каушавыннан уйчанрак басып торган Толик та, читкә борылып елмаеп куйды.

Әле алай гына түгел, мәҗлеснең мәртәбәле кунагы, Татарстан белән генә тукталмыйча, Россия тышкы эшләр министры эшләренең нечкәлекләрен чит илләрдә дә аңлатып кайта алырлык, авылның бөтен тарихын, нәсел-ыруын тирән белүче, чын тормышны, уен-көлкене дөрес аңлаучы яңгыравыклы тавышлы баһадир гәүдәле Пётр дәдәй Костин да, гомер буе яшәп бүгенге көндә дә курчактай күренгән Надя җиңгигә күз кысып, әкрен генә сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп аңлатты. Пётр дәдәй Костин — Сабантуй батыры. 10 яшьлек вакытта клуб янында аунап яткан 32 килолы гергә бау бәйләп, шул бауны муенына тагып, өенә өстерәп төшкәнен бар халык белә. Шул герне күтәрә-күтәрә, чыныгып үсә ул. 

— Сузма инде, матур кызның сүзләрен әйт, —дисездер инде.
— Зур юбилеегыз белән котлыйм. Сезнең җыерчык өстенә җыерчык баскан, картаеп беткән битегез, агарып беткән чәчләрегез белән, безнең алга, монда килеп утыруыгызга сөенергә генә кирәк, чөнки әле күп кеше бу яшькә җитә дә алмый, — диде тост әйтүче чибәркәй...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев