Никифор Тукмачев: «Җәфаланып туа вак иләктән үтәр шигырем»
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Җәфаланып туа вак иләктән үтәр шигырем»

Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрьнең «Сүзләремне сайлап, берәмләп» шигырен тәкъдим итәбез.

Зиһенемне жыеп, түкми-чәчми,

Хисләремне куеп йөгәнләп,

Шигырь язам салкын акыл белән, 

Сүзләремне сайлап, берәмләп.

 

Язган шигыремнең хуҗасы мин,

“Сүзләр – үз ирекле” дисәм дә.

Алар өчен җавап тотарга да

Тиештер мин әле исәндә.

 

Үз-үземә бүген мөхәррир мин,

Үз-үземә – өлкән сәркәтип.

Ихлас тәнкыйтьче бүген үзем –

Хур булмаска ялгыш суз әйтеп.

 

Кырыс цензура әле үзем

Корректор да үзем, ни чара.

Сабый кебек җәфаланып килә

Бу дөньяга шигырь-бичара.

 

Соңгы сүзне укучылар әйтер,

Насыйп булып барып житәлсә.

Барып житәр бәлки, бу заманның

Вак иләге аша үтәлсә.

 

Җәфаланып туа, җәфаланып,

Вак иләктән үтәр шигырем.

Кемнәр күңелендә урын табар

Бер шигырьгә сыйган гомерем...


Нет комментариев