Хәбәрләр

Кыш бабай поезды Казанга 14 декабрьдә килә

Бу хакта Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Поезд Горький тимер юлы чикләрендәге шәһәрләрдә барлыгы 11 тукталыш ясаячак. Бу — проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле рекордлы күрсәткеч.

Әкияти поездның сәяхәте 8 ноябрьдә Бөек Устюгта башланачак һәм 63 көн дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә ул 24 мең чакрым юл үтәчәк һәм Россиянең 65 шәһәрендә тукталачак.

Шәһри Казан


Нет комментариев