Туганайлар

Татарстан

18+
Хәтер-хатирә

Хуҗа Хәсәннән сугыш ветераны Алексей Орлов мактаулы тормыш юлы үткән кеше

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында 320 кеше Бөек Ватан сугышына алынган. Бары 116 сы гына туган авылына әйләнеп кайта алган. Шундыйларның берсе - Алексей Орлов.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Алексей Орлов Хуҗа Хәсән авылында 1924нче елда дөньяга килгән. Алексей Васильевич — олы мактаулы тормыш юлы үткән кеше. Ул яшьлек чорында зур кыенлыклар күреп үскән. Орловлар гаиләсен 1931 елда кулак диеп сөргенгә җибәрәләр. Гаиләдә тугыз бала булганга күрә, әнисе белән балаларын авылда калдыралар. Ләкин кайгыдан авырып әниләре иртә гүр иясе була. Шулай итеп тугыз бала ятим кала. Аларны балалар йортына билгелиләр. Алексей күпер астында качып кала һәм җингәсе тәрбиясендә тормышның барлык кыенлыкларын күреп үсә.

Инде егет булып җитлегеп, үз көнен үзе күрә башлаганда гына, сугыш афәте күтәрелә. Алексей, Ватаныбыз иминлеген яклап, сугышчылар сафына баса. Дары исе исни башлаганда, аңа унҗиде яңа тулган була. Тарихка кергән салкын 42 нең кышыннан башлый ул көрәш юлын. Ул артиллерия дивизионында башта төзәүче, аннары орудие командиры була.

Алексей Васильевич башта төньякта, Заполярьедагы сугышларда катнаша. Аннан соң төп удар юнәлешендә хәрәкәт итә, поляк шәһәрләре, авылларына азатлык бирүче сугышчылар сафында була. Алексей Васильевич «Кызыл Йолдыз», «I дәрәҗә Ватан сугышы», «III дәрәҗә Дан» орденнары кавалеры, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Жуков» һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ул бүләкләр аның кыю булганлыгы турында сөйләүче, бик ачык дәлилләр. Алексей Васильевич Җиңү парадында катнашкан. Ул парадта катнашуы хакында бик горурланып сөйли иде.

Сугыш тәмамланганнан соң ул тагын өч ел Мәскәүдә Кремль полкында хезмәт итә. Туган авылына 1948 нче елда кайта. Күп еллар авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшли һәм «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек була. Тормыш иптәше Ксения апа белән алар биш бала тәрбияләп үстереп, үзләренә лаеклы алмаш әзерләгәннәр. Алексей Орлов 2002 елда 79 яшендә үлеп китте. Тормыш иптәше Ксения түти да гүр иясе инде.

Хуҗа Хәсән авылы китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев