Ретро фото: Мәләкәснең тыл ветераннары
Әлеге фото белән Тукай районының Мәләкәс авылыннан Роза Евдокимова уртаклашты.
Авылларда тыл ветераннары да бөртекләп кенә калып бара. Алар тормышның ачысын да, төчесен дә үз җилкәләрендә күтәргән әбиләр.
«Әбием сугыш башлвнганда 14 яшьлек кыз, урманга утын кисәргә дә, басу сөрергә дә барган. Ирләр эшен эшләргә дә туры килгән аларга. Фотода күрше Санук әби (Сәкун Санугы дип йөриләр иде) һәм Мария әби (Чабата Мариясе, минем әти ягыннан түти).
Мария әби бик күп белә иде авыл тарихын, кешеләр язмышын. Аның әйткән сүзләре гел истә: «Балалар, оҗмахта яшибез хәзер. Кадерен генә белмисез! Пич ягасы, су ташыйсы юк. Керне машина юа, нәрсә кирәк шуны ашыйбыз. Бар иде заманалар... Стенаны газет белән ябыштыра идек. Өй тулы таракан, кандала. Ашарга юк, яз җитү белән үлән җыя башлыйбыз. Кияргә юк, урам тулы ыштансыз бала чага. Сугыштан соңгы юклык, әй күрде инде башлар», – дип язды Роза Евдокимова.
Менә шулай, карендәшләр, тормышның кадерен белеп яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев