Әлеге фотолар белән Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан марафончы Мария Петрова уртаклашты.
Фотода 1968 -1969нчы елгы балалар. Шакмаклы шортик, күлмәк кигәне минем ирем - папай Питере. Бу балалар бакчасының балалар белән шыгрым тулы, шау-гөр килеп торган чаклары.
Тагын бер фотода Дүсмәт кызлары. Якынча 1975 еллар. Япь-яшь кызлар тырма тотып болынга төшеп печән җыйганнар. Көндез эшләгәннәр, ә кичен гармунга җырлаганнар, биегәннәр.
Шулай ук Дүсмәт ирләренең болындагы фотосы.э Ялгышмаса, кулларында ике җәпле печән әйләндерү коралы. Бу инде шулай ук 1955-1960 тирәсе.


Нет комментариев