Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зичәбаш авылыннан Мария Алсуфьевага “Волонтёру России” медале тапшырылды

Зәй районының Зичәбаш авылында яшәүче Мария Алсуфьеваның улы Александр – махсус хәрби операциядә

Улы инде ике ел ярым махсус зонада хәрби бурыч үтәгәндә, әнисе Мария Николаевна өендә ятмый. Ул, Ватан кушкан бурычны үтәүче егетләргә ярдәм итүче волонтерлар белән бергәләп, маскировка челтәре үрә. Башта – күрше Дүрт Мунча клубында, ә хәзер – үз авыллары Зичәбашта. Алар көн дә иртәнге 8дән 12гә кадәр маскировка челтәре үрергә йөриләр.

Әле шушы көннәрдә генә 45 яшен тутырган улы Александр турында зур горурылк хисләре белән сөйли ул: “Сөйләшкәндә, берәр сорау бирсәм, “мин – сугышта, бар да әйбәт”, дип әйтү белән генә чикләнә.

Уллары фронтта булган һәрбер ана шикелле үк, баласы өчен көн-төн борчылучы Мария Николаевна улына, аның иптәшләренә һәм шул зонадагы якташларга ярдәм итү теләге белән яши. Һәр үрелгән маскировка челтәре, аңа өстәлгән һәр күзәнәк-элмәк махсус операциядәге егетләрнең җиңү көнен якынайтуын аңлап, тырышып эшли.

Дүрт Мунча клубындагы очрашуда Зәй волонтёрлары җитәкчесе Валентин Атласов, СВОдагыларга ярдәм күрсәтүдәге хезмәте өчен рәхмәт белдереп, Мария Алсуфьевага “Волонтёру России” медале тапшырды. Ул, шулай ук, гуманитар ярдәм күрсәтүдәге тырышлыклары өчен, Дүрт Мунча авыл җирлеге волонтёрларына рәхмәт белдерде.

Фото: МБУК РДК Дуртмунчинский СДК

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев