Зәйнең 35нче бистәсендә төзелүче Изге Макарий чиркәве биләмәсендә өмә оештырылды.
Өмәгә чыгучылар зур эш башкарды. Бу, әлбәттә, чиркәү төзелеше күпләр өчен мөһим булуын күрсәтә. Өмәгә килүчеләр чиркәү территориясен җыештыру, трапезнаяны юу һәм чистарту буенча зур тырышлык күрсәтте.

Бу игелекле эштә якынча 45 кеше катнашты. Трапезная аша крестный ход уздыру өчен щебенка җәелде. Хатын-кызлар чәчәкләр утыртты, клумбаларны тәртипкә китерде. Шулай ук төзелеп килүче чиркәүнең эчендә планлаштыру эшләре дә башкарылды.
Изге Макарий чиркәве төзелеше, әлбәттә, әле дәвам итәчәк, ләкин бүгенге өмә, бу изге эшнең тагын бер адым алга баруын күрсәтте.

Фотолар: Зәй офыклары
Нет комментариев