Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйнең Изге Макарий чиркәве СВОдагыларга гуманитар ярдәмгә кушылды

Зәйнең Җиңү бульварыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янына 20 тонналы фура кузгалды.

20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде. Изге Макарий чиркәве дә әлеге изге эшкә кушылган. Алар махсус хәрби операция зонасына дроннарны ачыклау детекторы, ретранслятор, аккумулятор батареялары һәм фанералар җибәрде.

Хәрбиләргә җыелган гуманитар ярдәм арасында «Ока» машинасы, төзелеш материаллары, газ баллоннары, су мичкәләре, маскировка челтәрләре, тиз пешә торган ашлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр бар.

Гуманитар йөкне район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә Валентин Атласов, Марат Кыямов, Рөстәм Латыйпов, Рәйхәт Габидуллин озата киттеләр. Зур йөк машинасы руле артында — Виталий Софин.

 

 

– Бөек Җиңү көне алдыннан без фронтта батырларча илебез азатлыгы өчен көрәшүче якташларыбыз янына барабыз. Алар үзләренә кирәкле әйберләр белән бергә зәйлеләрдән исемле посылкалар, котлаулар да алачак. Кире кайтканда безнең «Гвардия» эзтабарлар отряды казу эшләрендә булган Волгоград өлкәсенә дә туктаячакбыз. Бу мөһим миссиядә катнашучыларның барысына да рәхмәт, – диде чыгышында Разиф Галиевич.

 

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев