Зәйдән Зоя Петрова: “Чигәргә яратам, шулай ял итәм, кулларга да зарядка”
Карендәшләребез арасында булган чигү осталары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Зоя Егорова (Петрова) 1952 елның 24 декабрендә Сәрәпәле авылында туган. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, фермада учетчик булып эшли. Аннан соң педагогика училищесын тәмамлый.
1977 елда күрше Канаш авылы егете Иван Петровка кияүгә чыга. Бергәләшеп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Соңрак, Зәй шәһәренә күчеп гомер итәләр. Зоя Николаевна 20 ел Зәйнең "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Ул яшьтән ук чигү чигәргә ярата. Бу хобби аның белән гомер буе бергә атлый. Чигү җепләре һәм гап-гади энә ярдәмендә матурлык тудыра.
"Чигәргә яратам, шулай ял да итәм, кулларга да зарядка. Күп кенә авыл кешеләренә заказ буенча чигүләр чигелде. Авылдашларымның рәхмәтен ишетү дә рәхәт, үземнең дә чиккән әйберләрне күреп, куңелем сөенә", – ди Зоя Николаевна. Зәй районында үткәрелгән күргәзмәләрдә дә Зоя Николаевнаның кул эшләре ямь биреп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев