Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән Нина Коронова: «Ачлык, салкынны җиңеп, төшенкелеккә бирелмичә, фронт өчен барысын да эшләдек»

Зәйдә яшәүче Нина Короновага 95 яшь.

Аның балачагын  миллионнарча совет балаларыныкы кебек, сугыш урлаган. Илгә фашист илбасарлары басып кергәндә, Нина Коронова яхшы укуы өчен пионер лагерында ял итә торган була, аларны тиз арада өйләренә тараталар. Нәкъ менә шул мизгелдән аның өчен һәм яшьтәшләре өчен тылда өлкәннәрчә тормыш башлана.    

“Ирләр барысы да фронтка киттеләр. Урта Баграж авылында картлар, хатын-кызлар һәм без, балалар калдык. Бөтен эш — безнең җилкәдә. Кышын урманда, бил тиңентен карда утын кистек. Җәй көне иксез-чиксез кырларда чүп  утау, урып-җыю эшләре. Ә туклану үлән һәм черегән бәрәңгедән “баланда" булды.  Ләкин ничек кенә авыр булмасын, мин үзебезнең кордашлар белән горурланам. Ачлыкны һәм салкынны җиңеп, төшенкелеккә бирелмичә, фронт өчен барысын да эшләдек”, - дип акрын гына искә ала озын гомерле мөхтәрәм зат.

Аның хатирәләрендә иң шатлыклы көн әлбәттә, Җиңү көне. Истә калган мизгелләрне сөйләгәндә дә ул күз яшьләре аша искә ала. 

Тумышы белән Урта Баграждан булган Нина Михайловна сугыштан соңгы елларда да актив хезмәттә, җәмәгать эшендә була. Ул сатучы да, пионервожатый да, секретарь-машинистка да булып эшли. Ә кияүгә чыккач, алар тормыш иптәше Мануил Андреянович белән  Зәйгә күченәләр. Нина Коронова  ике дистә елга якын Зәй ГРЭСында компрессор җайланмалары машинисты булып эшли. Зәйдә  алар, Мануил Андреянович белән бергә, дүрт бала үстереп, ныклы нигез булдыралар. Кызганыч, инде гомер юлдашы вафат булган. Бүген тыл ветераны кызы Людмиланың кайгыртучан гаиләсендә яши. Ул алты онык һәм сигез оныкчыкның яраткан әбисе.

“Әниебез оптимист.  Шат күңелле, аралашучан. Ул һәрвакыт өй эшләрен кайгырта: эрли, бәйли, чигү  чигә. Һәм хәзер, 95 яшендә дә ул безгә киңәшләре белән ярдәм итә.  Аның тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклеге безнең өчен бәһасез. Мөһим мәсьәләләрдә, авыр минутларда без һәрвакыт аның белән киңәшләшәбез. Аның яхшылыкка һәм гаять зур тәҗрибәгә нигезләнгән киңәше бөтен гаилә өчен юл күрсәтүче йолдыз кебек”, - кызы Людмила ханым.

Нина Коронова  әлегә кадәр газета укырга ярата, телевизор карый, зарядка ясый. Аның хезмәт авырлыгы белән чыныккан куллары хәзер оныкларына җылы оекбаш бәйли. Ә олы, кайгыртучан йөрәге бөтен зур гаиләне җылыта һәм берләштерә.  

Юбилее уңаеннан аны өйләренә килеп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбарасы Регина Камалова, мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре тәбрикләде, матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Нина Михайловнага чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм тыныч, кояшлы көннәр телибез.

Энҗе Әгъләмова, Заинск-информ

Фотолар Нина Короновадан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев