Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдә Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова белән очрашу булды

28 апрель көнне Зәйнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән.

Чараның кунагы - Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
Чара барышында Елена Михайловна үзенең тормышы, иҗаты турында сөйләгән, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап биргән, шигырьләрен укыган, төрле уен коралларында уйнаган.

«Шулай ук күп кырлы талант иясенең узган ел азагында басылып чыккан «Әйтер сүзләр бар әле» дигән шигырьләр китабы да тәкъдим ителде. Кичә ахырында китапханә директоры Сария Батршина һәм районыбызның керәшен җәмгыяте җитәкчесе Петр Минеев Елена  Даниловага үзләренең изге теләкләрен һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Кичәгә килгән һәркем үзенә рухи азык алды, рәхәтләнеп ял итте», – дип яздылар үзәк китапханә хезмәткәрләре.

Фотолар: Венера Галимова Үзәк китапханә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев