Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдә яшәүче Васильевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, ди ирле-хатынлы Васильевлар.

Николай Панфилович белән Елена Ивановна Васильевлар – Иске Зәйдә яшәүче тату, үрнәк гаилә. Ярты гасыр элек чәчләрен-чәчкә бәйләп, барлык сынауларны җиңеп, тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып баралар. Аларның тату яшәү сере гади: үзара хөрмәт һәм еллар узу белән ныгый гына барган чиксез мәхәббәт.

Юбилярларны  «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева һәм китапханәче Ольга Сергеева, китапханәнең яшь активистлары өйләренә барып котлады.

«Васильевларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә… Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган хөрмәтләре һәм мәхәббәтләре калган, ул әле дә аларның йөрәгендә. Алар - бистәбездә үрнәк гаилә», - дип әйтә Олеся Пукаева.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев